Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ольга Бузова кияүгә чыга?

Ольга Бузованың кияүдә булганы бар инде.

news_top_970_100
Ольга Бузова кияүгә чыга?
Ольга Бузова туй күлмәгеннән фотога төшеп, барысын аптырашта калдырды - кияүгә җыенуын белми идек бит әле. "Тормыш көтелмәгәнчә дә борылырга мөмкин. Бөтен нәрсә бер мизгелдә үзгәрә ала. Шуңа күрә яратам да инде мин аны", - дип язган артистка һәм бу сүзләрен #счастьелюбиттишину хэштегы белән җөпләгән.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Бузованың ТНТ каналындагы "Холостячка" тамашасында төшәчәге билгеле булды. Берничә ай дәвамында ул үзенә ир сайлаячак. Мөгаен, туй күлмәгеннән фото шул тамашаны төшергәндә ясалгандыр. "Оля, син искиткеч. Сиңа туй күлмәге бик килешә. Озакламый син дә кияүгә чыгарсың дип ышанабыз", - дип язганнар аңа. Комментарийларда Бузовага чәч төсенең килешмәвен, аны картайтуын да язучылар бар.

Ольга Бузованың кияүдә булганы бар инде. Былтыр декабрь аенда ул Дмитрий Тарасов белән аерылышты. Тарасов инде кабат өйләнде һәм әти булырга әзерләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100