Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олеся Лесная блогыннан: 2 оныгы булган Ринат Рахматуллин кабат яшь әти булырга исәп тота

news_top_970_100
Олеся Лесная блогыннан: 2 оныгы булган Ринат Рахматуллин кабат яшь әти булырга исәп тота

Татарстан артистларына гадәти булмаган сораулар бирүче блогер Олеся Лесная (Дмитриева) артистларның концертлары вакытында сәхнә артында видеороликлар төшерә. Чираттагы чыгарылыш Ринат Рахматуллин концертыннан әзерләнгән.

Олеся Лесная 54 яшьтәге Ринат Рахматуллиннан яшь хатыны Динараның яше турында сораша. Ринат Рахматуллин: «25!» – дип җавап кайтара. Үзенең киләчәктә яшь әти булырга исәп тотуын да әйтә.

Яшь әти булырга исәбең бармы соң?

В обязательном порядке.

Сезнең әле оныкларыгыз юкмы соң?

Минем 2 оныгым бар, Аллага шөкер.

Шуларга иптәш алып кайтасыз инде тагын?

Ну да, шунда по пути, – дип шаяртып ала җырчы.

«Сәхнә арты» тапшыруы барышында Динара әтисе яшендәге Ринат Рахматуллин белән никах укытуларын сөйли. Үзенең кечкенә баласын Ринат Рахматуллинның бик әйбәт кабул итүен искәртә. «Бер-берсе белән бик яхшы аралашалар. Бар да әйбәт», – ди ул. Аның сүзләренчә, Динараның әти-әнисе кияүләрен башта кабул итмәгән. «Әйбәт кеше икәнен аңлагач, риза булганнардыр. Аннары инде яраттылар», – ди Динара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100