Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең эш урыннары сакланамы?

news_top_970_100

Гарант.ру сайты, РФ законнарына нигезләнеп, иң мөһим сорауларга җавап бирә.

Өлешчә мобилизациягә эләккәннәр нинди очракта хәрби хезмәттән азат ителә?

– Хәрби хезмәттә булу яше җиткәндә;

– «яраксыз» дип табылганда – үз теләкләре белән хәрби хезмәтне дәвам итәргә теләге булмаганда;

– төрмәгә утыртылганда.

– Өлешчә мобилизациягә эләккән кешенең акчасын гаиләсе куллана аламы?

Өлешчә мобилизациягә эләккән кешегә, аның званиесенә карап, акча бирелә. Ул аның счетына күчерелә. Бу акчаны кеше үз теләге белән куллана ала – үзе дә, гаиләсе дә.

Мобилизациягә эләккән кешене эшеннән куалармы?

Юк, аның элекке эш урыны саклана. Кирәкле карарлар кабул ителәчәге әйтелде. Мобилизация беткәч, кеше эш урынына кабат кайта алырга тиеш.

Хезмәт килешүе белән ни булып бетә?

Хезмәт килешүе өзелми, ди Хезмәт министрлыгы. Ул вакытлыча тукталып тора.

Хезмәт беткәч, эш урынына кабат кайтып буламы?

Әйе, кеше үз урынына, шул ук хезмәт хакына кайта алырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100