Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләрнең минималь хезмәт хакы 195 мең сум тәшкил итәчәк

Акча бүген, 8 ноябрьдә түләнә башлаячак.

news_top_970_100
Өлешчә мобилизациягә эләккән кешеләрнең минималь хезмәт хакы 195 мең сум тәшкил итәчәк
Салават Камалетдинов фотосы

Мобилизацияләнгән гражданнарның минималь хезмәт хакы 195 мең сум була. Бу сумманы мотоукчы вазифасындагы рядовойлар алачак. Бу турыда журналистларга Россия Оборона министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко сөйләде.

«Известия» газетасы язганча, мобилизацияләнгән кешенең хәрби званиесе һәм вазифасына бәйле рәвештә сумма күбрәк тә була ала. Мәсәлән, взвод командиры якынча 225 мең сум, ә батальон командиры якынча 243 мең сум алачак.

Акча һәр айның 10ысыннан 20есенә кадәр узган хәрби хезмәт ае өчен түләнә. Әмма бу айда аны вакытыннан алдарак – 8 ноябрьдә үк түли башлыйлар, дип сөйләде Микищенко.

Аның сүзләренчә, акчаны хәрби хезмәттәге гражданинның туганнары алырга мөмкин. Моннан тыш, акчаның күп өлешенә салым булмый, чөнки ул социаль түләү булып санала.

Россия Саклану министрлыгы вәкиле килешү төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акчаны билгеләү тәртибен дә аңлатты. Аның сүзләренчә, Россия президенты Владимир Путин указы нигезендә бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум срочникларга да, мобилизация буенча чакырылган призывниклар бер елга һәм аннан артыгракка хәрби хезмәт килешүе төзесә – аларга да түләнә. Акчаны килешү төзегәннән соң түлиләр.

Владимир Путин мобилизацияләнгән кешеләргә акча түләү буенча эшләрнең барышы турында ил гражданнары белән шәхсән үзе сөйләшергә теләвен дә әйтте. Дәүләт башлыгы хакимиятләрне мобилизацияләнгән кешеләргә карата игътибар күрсәтергә өндәде.

19 октябрьдә Россия президенты мобилизацияләнгән һәр кешегә ай саен кимендә 195 мең сум акча түләргә тиеш булулары турында игълан итте. Дәүләт башлыгы акчаны түләү срокларын бернинди тайпылышсыз үтәргә боерды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100