Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизациядә хәрби хезмәткә чакырылу кичектерелгән кешеләрнең күпме булуы билгеле

news_top_970_100
Өлешчә мобилизациядә хәрби хезмәткә чакырылу кичектерелгән кешеләрнең күпме булуы билгеле
Фото: © «Татар-информ» архивы

Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында 834 224 кешене хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп торганнар. Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, болар – IT тармак, банк системасы, энергетик компанияләре, авыл хуҗалыгы, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка тармакта эшләче кешеләр. Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән «РБК» сайты яза.

Россиядә өлешчә мобилизациядән «отсрочка» алучыларның өчтән бере (30,7%) – ягъни, 256,1 мең кеше – IT- белгеч.

«Айтишник»лардан кала, түбәндәге эшчеләргә хәрби хезмәткә чакыруны кичектереп торганнар:

  • Банк системасында эшләүчеләр – 170 мең (20,4%),
  • Энергетика компанияләре хезмәткәрләре – 103,1 мең (12,4%),
  • Авыл хуҗалыгы эшчеләре – 54,5 мең. (6,5%),
  • Матбугат чараларында эшләүчеләр – 43,7 мең (5,2%),
  • Башка тармакларда эшләүчеләр – 206,9 мең (24,8%).

Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизацияне 2022 елның 21 сентябрендә игълан итте. 28 октябрьдә оборона министры Сергей Шойгу аның төгәлләнүе турында әйткән иде.

«Айтишниклар», чакыру башланганчы, аккредитацияләнгән компаниядә хезмәт килешүе нигезендә кимендә 11 ай эшләгән очракта кичектерү ала алды. Югары уку йорты тәмамлаганнан соң 1 ел эчендә эшкә урнашучыларга стажга таләпләр булмаган. Шулай ук хөкүмәт тәкъдим иткән исемлектәге белгечлекләр буенча югары белемле булу кирәк була. Бу исемлектә барлыгы 75 белгечлек, шул исәптән математика, физика, радиотехника, мәгълүмати иминлек һәм башкалар бар. Шулай ук Россиядәге элемтә операторлары, «мәгълүмат һәм элемтә тармагында система булдыручы оешмаларда» эшләүчеләр һәм «финанс базары инфраструктурасын һәм илкүләм түләү системасы тотрыклылыгын тәэмин итә торган» оешма хезмәткәрләре дә өлешчә мобилизациядән кичектерү алды.

«Мобилизация әзерлеге һәм мобилизация» турындагы закон буенча «острочка»га хокукы булучылар:

1. Сәламәтлек буенча яраксызлар;

2. Авыру якын туганын караучы, балигъ булмаган бертуганнарына опекун булучылар (моны эшләргә тиеш башка кешеләр булмаган очракта);

3. 16 яшьтән кечерәк 4 яки аннан да күбрәк бала караучылар (иждивение), шулай ук шул ук яшьтәге 1 яки аннан күбрәк баланы әнисез тәрбияләүчеләр;

4. Кимендә 22 атналык көмәне булган хатыннарның ирләре.

5. 8 яшькә кадәрге 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган ялгыз аналар;

6. Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары;

Шулай ук өлешчә мобилизациядән кичектереп тору көндезге бүлектә һәм көндезге-кичке бүлектә беренче тапкыр урта һөнәри һәм югары белем алучы студентларга да бирелде.

Декабрь аенда Владимир Путин мобилизациянең яңа дулкынына ихтыяҗ булмавын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100