«Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, бик күп йорт хайваннары урамда калды»
Өлешчә мобилизация аркасында бик күп йорт хайваннары урамда иясез калды, ә татарстанлылар, приюттан бушка алу мөмкинлеге булган килеш, һаман да затлы нәселле хайваннарны сатып алу яклы.
Бүген йорт хайваннары базары гөрләп эшли, чөнки республикабызда, уртача алганда, һәр гаиләдә бердән алып бишкә кадәр йорт хайваны яши. Тәкъдим ителгән җанлы товар да төрлесеннән: мини нәселлеләрдән алып йорт саклаучы зур этләргә кадәр бар. Приюттан бушка алып булганда ни өчен хайванны базардан сатып алалар? Бу хакта «Зоолайф» ветеринария клиникасы һәм «Сукбай» («Бродяга») хайваннарга ярдәм хәйрия фонды директоры Рима Харасова сөйләде.
Хайван асрарга ниятләгән кешенең үз теләкләре һәм эт я песигә карата үз таләпләре була. Мисалга, нәселле хайванны сайлаучылар киләчәктә аңардан ни көтәргә мөмкин икәнелеген белеп тора. Монда сүз хайванның үлчәме, сәләте һәм темпераменты турында бара. Эт я мәчене приюттан алучы исә бу хакта бихәбәр. Яңа хуҗалар еш кына бәләкәй йомгактан киләчәктә кыска аяклы кечкенә этме әллә озын ботлы йөгерек җитезкәй үсәчәкме икәнен дә белми. Әгәр инде үскән хайван турында сүз алып барсак, аның үз һөнәрләре, үз гадәтләре, үз холкы бар икәнлеген кабул итәргә тиешбез. Димәк, үзара контакт табарга һәм бер-береңә ышанычка керергә кирәк, – дип ачыклык кертте табиб.
«Татарстанлылар йорт хайваннарын сатып алуны хуп күрә»
Йорт хайваннары бик еш урамда кала. Ветеринар сүзләренә караганда, күп вакытта бу хәл эт-мәчеләрнең гадәтсезлегеннән, әйтик, песиләрнең улакка (бәдрәф) йөри белмәвеннән килеп чыга. Хуҗа, үз чиратында, вакыт һәм көчен кызгана, проблеманы чишәсе урынга, шушы җайлы юлны сайлый.
Хайваннар базарында аферист һәм мошенниклар да җитәрлек. Эт-мәчеләрнең бәясе хәтта миллионга кадәр күтәрелгән вакытлар була, һәм һәрчак бу хәлдән файдаланып калырга омтылучы алдарлар табыла. Намуссыз сатучы кармагына эләкмәс өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Беренчедән, булачак дустыгызның әти-әнисен күрергә тырышыгыз. Сатып аласы хайванның нәкъ шушы пардан туган бала икәнлегенә ышану кирәк. Икенчедән, бәләкәчне мөстәкыйль рәвештә, ләкин бу өлкәне яхшы белүче таныш-белешләрегез белән киңәшләшеп сайлау зарур. Өченчедән, сатучыга акчаны алдан күчереп куймаска, шулай ук, әгәр сатып ала торган хайван нәселле икән, документларының дөреслеген тикшерергә кирәк.
Йорт хайванын приюттан алырга ниятләгән очракта, аның үз-үзен тотышында көтелмәгән хәлләргә әзер булып тору кирәк, ди эксперт. Андый «йомшаккайлар» үз тәртипләре белән яшәргә, үз-үзләрен якларга һәм тамакларын туйдырырга өйрәнгән. Өстәп әле, сукбайларга кешеләрдән күпме «таяк ашарга» туры килгәнен үзләре генә белә, шул сәбәпле саулыгы начар, төрле проблемалар да булырга мөмкин.
Безнең күзәтүләр буенча, татарстанлылар хайваннарын сатып алуны өстен күрә. Приютлардан исә шәхси йорт һәм оешмаларны саклау өчен эт алалар, – дип билгеләп үтте Харасова.
Әгәр йорт хайваны сау-сәламәт, даими препаратлар яки махсус ризыкка мохтаҗ түгел икән, аны асрау уртача 2-3 мең сумга төшә. Моңа кинолог белән шөгыльләнүләр керми.
Бер минутлык хискә бирелеп, матур эт яки песине гаиләгә кертү – шәһәр халкының иң киң таралган зур хатасы. Гаиләнең яшәү шартларына туры килә торган хайванны гына алырга яравын истән чыгармаска кирәк. Мисал өчен, авыл өендә сфинкс яшәп китә алмаган кебек, тычкан-күсе тотарга ияләшкән аучы инстинктлы урам песиенә дә шәһәр фатиры шартларына ияләшү гаять авыр. Мондый күренеш йорт мөлкәтен бозуга, шулай ук, песинең һәм хуҗасының күңел газапларына да китерә ала.
«Хәтта нәселле йорт хайваннары да урамда калырга мөмкин»
Ә чынлыкта, 2022 елда россиялеләр арасында иң популяр мәче булып нәселсез «мурзик» таныла. Күп кенә песи асраучылар өчен йомшаккайларының «зәңгәр каны» һәм нәсел җебе һич роль уйнамый. Дөрес, әле хәзер дә кыска йонлы британ мәчесе яки мейн-кун, шотланд салпыколагын сайлаучылар бар. Бу нәселлеләр тыгыз графиклы замана кешесенә туры килә, дигән версия яши. Мөстәкыйль булулары белән аерылып торган бу песиләр артык зур игътибарга да, иркә-назга да мохтаҗ түгел. Балалары бар гаиләләр исә, тырмашмауларын һәм сабыйга иптәш булуын уйлап, норвег урман мәчесе, сиам яки бенгал мәчесен үз итә.
Өстәмә керем өчен түгел, ә мәрхәмәтле хуҗалар эзләп, «Avito»га татарстанлылар биргән бушлай белдерүләр күплеген күреп, без шаккаттык. Хәтта үз бәясе 10 мең сумнан башлана торган турыколаклы Моня кушаматлы шотланд песиен дә нибары символик 100 сумга сатарга куйганнар. Песинең хуҗасы сәбәпне «Моняның эт белән дуслашып китә алмавында» дип яза. Ә бит песинең барлык прививкалары график буенча ясатылган, ветпаспорты бар, яңа хуҗага бүләккә исә песинең йөреп гадәтләнгән улагын да бирәләр.
Шул ук вакытта, бушлай белдерүләр арасында «кесәгә яхшы гына сугучы» тәкъдимнәр дә очрый. Мәсәлән, шотландецлар өчен бәя 5 меңнән башланып 12 меңгә кадәр күтәрелә. Иң кыйбатлы мейн-кунны 15 меңгә очраттык, бенгал малае өчен исә 25 мең сорыйлар. Тебби-пойнт нәселле тай песиләре 35 меңгә куелган, бурма песие – 40 мең сум. Казандагы иң кыйммәтле тәкъдим бурмилла нәселле песи балаларына булып чыкты – рекордлы 70 мең сум! Белдерүдә аларның Кургандагы өй питомнигыннан китерелүләре, песи балаларының әтисе, әнисе, әби һәм бабасының да шушы ук нәселдән булуы турында хәбәр ителә.
Иң еш соралучы мәчеләр – британ, шотланд, бенгал песиләре, абессин, маскарад, мейн-кун һәм сфинкс нәселлеләр. Этләргә килгәндә исә татарстанлылар бәләкәй нәселләрне үз итә: корга, аусси, ау этләре һәм спаниельләр. Шәхси йортлар өчен алабай, немец һәм кавказ овчаркасы, акито-ину, хаска, маламут, төньяк лайкасы алалар, – ди директор.
Ни сәбәпледер, «Аvito» сервисында этләр сату киң таралмаган. «Юла» сервисында белдерүләр әле әзме-күпме мулрак. Монда хаска һәм рус аучы спаниелен бушлай алырга була. Немец овчаркасы 7 меңгә табыла, чехословак бүре эте – байлар өчен, 40 мең сум. Корга, доберман, шпицлар көннән-көн популярлык казана бара. Ә шушы вакытта Татарстандагы приютлар ярдәм, терәк һәм ярату бирердәй хуҗаларга мохтаҗ дүрт аяклы дуслар белән туп-тулы.
Приютларда кешеләр үзләрендә күрергә теләгән үк гап-гади эт һәм мәчеләр яши. Кеше үзенең хайваннар белән аралашу зарурлыгын гына канәгатьләндереп калмыйча, мөһим миссия дә үтидер, мөгаен. Приютта нәселле аучы этләрнең дә очраганы булды, әмма алар белән шөгыльләнмәгәннәр, бәлки шуңа күрәдер аларның күнекмәләре юкка чыккан. Әгәр кешегә дус кирәк, ә престиж мөһим түгел икән, ул, әлбәттә, яңа дустын приюттан алачак, – ди «Зоозабота» оешмасы рәисе урынбасары Майя Кренгель.
Бүген, кызганычка, моданың бик зур роль уйнавын искәртте KazanFirst әңгәмәдәше. Модага ияреп, күбрәк үрчетү максатыннан, бертуганнарны үзара аталандыручы «хәсрәт капчыклары» аркасында күпме йорт хайваны чиргә сабыша һәм урамга куып чыгарыла.
Терьер, шпицларның урамга ташлануы, хуҗаларының аларны «йоклатырга» китерүе – барысы да шушы нәсел эчендә чирләр килеп чыгу, шул сәбәпле туган проблемаларның нәтиҗәсе ул. Нәкъ менә шуңа күрә дә хайванны үзенә алыр алдыннан булачак хуҗасы аның турында барлык мәгълүматны өйрәнергә тиеш, – дип саный Кренгель.
Өлешчә моблизация турында игълан ителгәч, бик күп йорт хайваннары урамда калды, чөнки бу яңалык хуҗаларын сайлау алдына куйды: кемдер чит илгә китү ягын карады, икенче берәүләр хезмәт итәргә китте. Ә ташланган хайваннар, шул исәптән, бик затлы нәселдән булганнары да, сукбайлыкка чыкты. Алар исә үзләрен кайгырта белми инде. Алданрак үзенә яңа хуҗа тапкан хайваннарның да кире кайтарылуына, үз эт-мәчеләреннән баш тартучыларның күплегенә зарлана зоояклаучылар һәм дәүләтнең әлеге проблемага игътибарын сорый.
Надежда Мещерякова