Россиядә өлешчә мобилизация төгәлләнү турында указ мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре өчен социаль гарантияләрне юкка чыгарыр иде. Псков өлкәсе парламентының «Яблоко» партиясе депутаты Артур Гайдукның өлешчә мобилизацияне төгәлләү турында указ чыгару тәкъдименә Оборона министрлыгы шулай дип җавап биргән. Бу хакта kazanfirst.ru сайты яза.
Оборона министрлыгында әйтүләренчә, указ әле дә гамәлдә, әгәр дә аны гамәлдән чыгарсалар, мобилизацияләнгәннәргә түләнә торган акча контрактникларның акчалата хезмәт хакына тәңгәл килмәячәк.
Депутат фикеренчә, әлеге документ Украинадагы махсус хәрби операция тулысынча төгәлләнгәнче юридик көчкә ия булырга мөмкин.