Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизация буенча җыеп алынганнарны ничек ашаталар?

news_top_970_100

Мобилизациягә эләккән Чаллы табибы, шәхси клиникалар челтәре җитәкчесе Николай Зотов социаль челтәрләрдә резервистларның көн рәвеше белән таныштырып бара. Алар әлегә Казан шәһәрендә. Табиб хәрби операциягә Чаллыдан иң беренче булып мобилизацияләнгәннәр арасында китте.  

Николай Зотов социаль челтәрләр алып баруын да дәвам итә. Ул сторисларында төш вакытында өлешчә мобилизациягә эләккән хәрбиләрне ничек ашатканнарын күрсәткән. Табибның өстәлендә салат, итле аш, кәтлит белән бәрәңге, ипи, май һәм сок күренә.

«Мин монда калам! Мине өйдә дә болай ашатмыйлар», – дип язып куйган ул фото астына.

Шулай ук табиб Зотов беренче мобилизацияләнгән төркемнең «оештыручы үзәк» булачагын әйткән. «Һәр кешегә, нәрсә эшли белүенә, тәҗрибәсенә карап, төрле вазифалар йөкләнде», – дип яза ул.

 

Фото: © Николай Зотовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Николай Зотовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100