Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизация: авыруларга кагылышлы сорауларга җаваплар

news_top_970_100
Өлешчә мобилизация: авыруларга кагылышлы сорауларга җаваплар
Салават Камалетдинов

ngs.ru/ сайты өлешчә мобилизациягә кагылышлы сорауларга җаваплар әзерләгән. Авыруларга кагылышлы сорауларга җаваплар белән таныштырабыз.

Сәламәтлекләре нинди булган кешеләр мобилизация вакытында чакыртыла?

Хәрби билетның 11 нче битендә сәламәтлек категорияләре күрсәтелә. А – годен, Б – годен с незначительными ограничениями, В – ограниченно годен, Г– временно не годен, Д – не годен. Мобилизация вакытында А, Б, В категорияләренә повестка килә ала.

Авыру кешегә повестка җибәрәләр – бу ни хәл? 

Повестка килү – кешене махсус операциягә җибәрәләр дигән сүз түгел. Повестка җибәрү – чакырылучы военкоматка килергә тиеш дигән сүз. Әгәр берәр сәбәбе табыла икән, кешене калдырырга да мөмкиннәр.

Психоневрологик диспансерда учетта торган кеше мобилизацияләнәме? 

Юк.

Авыру аркасында военкоматка килә алмасаң, нишләргә?

Бу хакта военкоматка ничек булса да хәбәр итәргә кирәк. Сәламәтләнгәч, военкоматка больничный лист китерәсе. Больничный кәгазе булмаса, сез хәрби хезмәттән баш тартучы саналасыз, җинаять эше кузгатылуы да бар.

Повестка алдың, әмма якын арада хастаханәгә ятарга җыена идең. Нишләргә?

Военкоматка планлы рәвештә дәвалану алырга әзерләнүең турында белешмә бирәсең. Бу документлар нигезендә комиссия хәл итә – чакырыргамы, юкмы.

Ковид уңай булганда, чакыралармы?

ПЦР тест уңай булганда, иҗтимагый урыннарга барырга ярамый. Медицина белешмәсе алырга, дәвалангач, военкоматка шуны алып килергә кирәк.

ВИЧ булганда алалармы?

Юк.

Инвалидка повестка килсә, нишләргә?

Военкоматка барырга һәм инвалидлык турында документларны күрсәтергә. Инвалидлар, нинди авыру булуга карамастан, мобилизацияләнми.

Үзең белән дарулар алырга буламы? 

Рецепт таләп ителмәгән дарулар алырга мөмкин. Көчле даруларны (әгәр аларга рецепт булмаса) алырга ярамый.

 

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 октябрь 2022
    Исемсез
    Әкият
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100