Исмәгыйль хәзрәт укулары
Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә көтелмәгән вакыйга. Аның янәшәсендәге Нарыш мәхәлләсе мәчетенә (Кооперативная, 100/1) төркем-төркем халык агыла. Мәчеткә бару – гадәти эш инде, ә халыкның гает тә, җомга да булмаган көнне күп итеп баруы нәрсәдер белән бәйле. Чынлап та шулай. Мәчет ишегалдына килеп керсәң, күзләреңә бәйрәм рухы чагыла, баскычның өстендә – бик зур, зәвыклы эшләнелгән, Исмәгыйль хәзрәтнең, аның тормышына бәйле истәлекле әйберләрнең фоторәсемнәреннән торган фотоплакат эленеп тора. Эчтәлеге мондый: 2023 елның 29 апрелендә I Төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) укулары, «Сәлимшаһ нәселе балаларының шәҗәрә бәйрәме» узачак. Әлеге үтәчәк чара 1950-1975 елларда Нарыш бистәсендә имамлык вазыйфасын башкарган, Совет чорында ислам динен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткән дин эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның тууына 130 ел тулуга багышлана.
Килгән кунаклар, аяк киемнәрен салып, баскычта пөхтә итеп түшәлгән келәмнәргә басып, тыныч кына нурлы мәчет эченә узалар. Мәчет эче бик бәйрәмчә бизәлгән. Барысы да матур итеп киенгәннәр: хатын-кызлар ак яулыктан, ир-атлар – түбәтәйдән. Шул вакытта Татар иленнән җыенга чакырылган мәшһүр кунакларыбыз белән автобус та килеп җитте. Мәчет эче шыгрым тулы. Сүз сөйлисе кунаклар (президиум) үз урыннарына утырышалар, бер-берсенә сәлам бирәләр («Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!»)
Сәгать 10 тулуга, бу чараны алып баручы Александр Далматов – Исмәгыйль Сәлимшин укуларының модераторы, фәнни җитәкчесе (Казан кунагы) бәйрәмебезнең ачылыш вакытын игълан итә.
Беренче нәүбәттә утырышыбызны сәламләү сүзләре Нарыш бистәсе мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Нуруллинга бирелә. Чыгыш ясаучылар арасында иң әһәмиятлесе – Әфгать хәзрәт Локманов – Нарыш мәчетен булдыруда зур хезмәт куйган кеше һәм шушы иман йортының беренче имам-хатыйбы (2014 елдан). Ул – Исмәгыйль хәзрәт белән бер заманда яшәп, аның вәгазь-нәсыйхәтләрен тыңлаган, аның белән аралашкан, аның белән бергә ислам диненә хезмәт иткән, аның турында истәлекләрне саклаган шәхес. Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин – Әфгать хәзрәт белән аның җәмәгатенә никах укыган мулла да. Әфгать хәзрәт үзенең чыгышында Исмәгыйль хәзрәтнең бу мәчетне салуга зур өлеш керткән оныгы Сирин Әмирҗан улы Газизҗановны да искә алды. 2009 елда бакыйлыкка күчкән кардәшебезнең урыны җәннәттә булсын.
Алга таба сүзне Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин алды. Ул үзенең чыгышында кунакларны сәламләде, Октябрьскийда 90нчы еллардан бүгенгәчә дин үсеше, үзе җитәкләгән «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсенең эшчәнлеге турында бик тәфсилләп сөйләде. Аннан соң сәламләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре (БТК дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Ркаил улы Зәйдуллин, БТК Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Юсуп улы Хәсәнов) һәм башка кунаклар дәвам итте.
Шуннан соң конференциянең пленар өлеше башланды. Докладлар барышында телгә алынган кайбер темалар-мәсьәләләр: «Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин мирасының хәзерге әһәмияте» – Ленар Гобәйдуллин, «Безнең мирас» журналының җаваплы мөхәррире (Казан); «Нәсел шәҗәрәсендә – ил имамнарының язмышы» – Фәйзелхак Ислаев, тарих фәннәре докторы, профессор (Казан); «Мәхәлләнең рухи үсешендә тәсаввуфның роле» – Нияз хәзрәт Сабиров, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты (Казан) һ.б.
Эш барышында нотык тотучылар – күренекле дин, фән галимнәре, журналистлар, Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президенты һәм башка катнашучылар чыгышларында Башкортстан Республикасы авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе үсеше, тарихы, гореф-гадәтләре, киләчәге кебек мәсьәләләргә аеруча игътибар итте. Искә алынган кунаклардан тыш, катнашучылар каршында Казан кунаклары – Рәсәй ислам институты доценты, филология фәннәре кандидаты Резедә Риф кызы Сафиуллина-Ибраһимова, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Рәис кызы Мортазина, Рәсәй мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты, Исмәгыйль хәзрәтнең оныгы Айдар Равил улы Шаһимәрданов, матбугат ветераны Вәсилә Шәйхулла кызы Рәхимова, Сәлимшаһ бабайның нәсел дәвамчыларыннан Венера Әүһади кызы Искәндәрова (Нарыш) чыгыш ясадылар.
Шәҗәрә бәйрәме
Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укулары белән беррәттән, Сәлимшаһ нәселенең шәҗәрә бәйрәме дә үткәрелде. Искәндәр улы Сәлимшаһ бабайның 6 баласы булган: Гөлнисә, Исмәгыйль, Тәзкирә, Төхвәтшаһ, Мөфәрихә, Әүһади. Мәчет эчендә шушы искә алынган 6 баланың хәзерге көнгәчә булган 6 шәҗәрәсен (балаларын, оныкларын, аларның балаларын кертеп), тарихи фоторәсемнәрен, мәрхүмнәр турында мәгълүматларны үз эченә туплаган, кунакларга бу нәсел һәм аларның дәвамчылары турында сөйли торган экспозиция 6 өстәл итеп урнаштырылды. Зур форматта бастырылган бу 6 шәҗәрә теләгән һәркемгә таратылды.
Бәйрәмгә килгән барча кунакларга истәлеккә бастырылган васыятьләр, вәгазьләр, дини китаплар, 2023 елга «Апанай» мәчетенең дини календаре, диварга эленә торган календарьлар, газета-журналлар таратылды.
Чара тәмамланганнан соң, барча катнашучылар җәмәгать белән өйлә намазын укыды. Аннан соң туганнар, дуслар, бәйрәмгә килгән кунаклар уртак табын артына утырып, корбан итеннән пылау ашап, кайнар чәйләр эчеп, киләчәктә тагын очрашулар насыйп булсын, дип догалар кылып, чараны йомгаклады. Бәйрәм чарасы Коръән сүрәләре белән башланды һәм шулай ук тәмамланды да. Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларының нәтиҗәсе буларак, чыгышларның җыентыгын чыгару, әлеге чараны даими үткәреп тору карары кабул ителде. Шулай ук Әфгать хәзрәт Локмановның Октябрьскийда бер урамга Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин исемен бирү турында күркәм тәкъдимен шәһәр җитәкчелегенә җиткерүне катнашучылар бертавыштан хуплады.
Бу бәйрәмне (чараны) оештыручы, әйдәп баручы, укулар барышында үзенең чыгышында әтисе Исмәгыйль хәзрәт мирасын һәм нәсел хәзинәсен барлау һәм дөньяга чыгару тәҗрибәсе белән уртаклашучы – шушы төбәкнең шифалы суларын эчеп үскән, дини гаиләдә тәрбияләнгән, урта белем алган, әтисе хыялланган хаҗ юлларын 3 мәртәбә үткән, Исмәгыйль бабайның кече кызы (81 яшьлек), хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган көнкүреш хезмәте күрсәтү эшлеклесе Сиринә ханым Сәлимшина-Шаһимәрданова.
Резеда Сафиуллина