Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Октябрьдә югалган авырлы хатынны таксист үтерүе ачыкланган

news_top_970_100
Октябрьдә югалган авырлы хатынны таксист үтерүе ачыкланган
https://pixabay.com/

Волгоград шәһәре янында чокырда 35 яшьлек Ирина мәете табылган. Волгоградта яшәүче бу хатын 2 айдан артык элек югалган булган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, аны 40 яшьлек таксист үтергән, ул кисәк кенә пассажир хатынга карата ярсый. Таксист бу хатынны «йөреп кайтырга» утыртып киткән булган. Ир-ат тоткарлаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ирина 15 октябрьгә каршы төндә югала. Ул 1 ел элек аерылган, хәзер башка ир белән бергә яши. Ирина өйдән дус кызлары белән чыгып киткән. Аны соңгы тапкыр таксист күрүе билгеле. 35 яшьлек хатын авырлы була. Ул таксига утыра. Таксист, аны аннары төшереп калдырдым, дип сөйли. Ләкин полиция ачыклаганча, Ирина өенә әйләнеп кайтмый.

«Ял итә торган урыннан чыккач, бу хатын әнисе янына кайта, тик фатирга керми, подъезд янында ул таксига утырып китә, шуннан аны күрмиләр», – дигәннән полициядә.

Соңрак ачыклаганча, моңа кадәр дә хөкем ителгән 40 яшьлек ир-ат Волгоградта яши. Ул Иринага «йөреп кайтырга» тәкъдим итә, хатын ризалаша. Таксист Иринаны Дубовский районына алып бара, шунда үтерә һәм чокырга ташлый.

Сорау алганда таксист гаебен таный. Ул авырлы хатынны буып үтерүен әйтә. Ике айдан артык волонтерлар һәм полиция эзләгән хатынның мәете яткан урынны да күрсәтә.

Таксист корбанының алтын бизәнү әйберләрен дә урлаган. Аларны тентү вакытында тапканнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100