news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Октябрьдә кайбер кешеләрнең машина йөртү таныклыгының срогы чыга

news_top

Автомобиль йөртүчеләргә элек автомат рәвештә озайтылган машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогына игътибар итәргә кирәк. 2023 елның октябрендә гамәлдә булу вакыты чыккан таныклыклар 2026 елның октябрендә тулысынча үз көчен югалта. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге ТАСС соравына җавап биргәндә хәбәр иткән.

Элегрәк 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр срогы чыга торган машина йөртү таныклыклары автомат рәвештә тагын өч елга озайтылган иде.

2025 елда автомат рәвештә озайту механизмының гамәлдә булуы туктатылды. Шуңа күрә 2023 елның 1 октябреннән срогы чыккан һәм автомат рәвештә озайтылган таныклык хуҗаларына яңа машина йөртү таныклыгы рәсмиләштерергә кирәк.

2026 елның октябреннән мондый таныклыклар Россия территориясендә гамәлдә түгел дип санала.

Гамәлдә булмаган яки вакыты чыккан таныклык белән автомобиль йөртү административ җаваплылыкка китерергә мөмкин. Штраф күләме 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар