news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Октябрьдә гамәлгә керә торган законнар

news_top

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Россиядә октябрьдә үз көченә керә торган законнар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа нормалар турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

«Октябрь аенда үз көченә керә торган законнар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа нормалар гамәлгә керәчәк: хәрбиләрнең хезмәт хокукларын яклау көчәя – хезмәте тәмамланганнан соң, алар, эш урынын югалту куркынычы булмыйча, тернәкләнү өчен кирәкле вакыт алу мөмкинлегенә ия (29 сентябрьдә үз көченә керде); үз теләге белән яу кырына киткәннәрнең хәрби җыеннар узмыйча гына хәрби исем алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип язган ул «Max» платформасындагы каналында.

Шулай ук Дәүләт Думасы Рәисе билгеләп үткәнчә, хәрбиләр һәм кайбер хокук саклау органнары хезмәткәрләренең окладлары 7,6 процентка индексацияләнәчәк, хәрби пенсионерларның пенсияләре артачак.

«Безнең бурыч – илне саклаучыларга һәм аның иминлеген тәэмин итүчеләргә ярдәм итү», – дип билгеләгән Володин.

Аның сүзләренә караганда, хәзер шулай ук үзмәшгуль гражданнар, кече һәм урта бизнес вәкилләре кредит каникулларын рәсмиләштерә алачак.

«Мондый төр каникуллар белән теләсә кайсы тармак предприятиеләренең файдалану мөмкинлеге булуы мөһим», – дип йомгаклаган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар