Иртәгә, 11 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җил тизлеге 14 метрга җитә. Төнлә һава температурасы +3…+8°, көндез +12…+17° градус була. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохите күзәтү идарәсе хәбәр итә.
12 октябрьдә дә алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы саклана. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә +1…+6° градуска кадәр суыта, ә көндез +14…+19° градус җылы була.
Синоптиклар фаразлаганча, 13 октябрьдә шулай ук алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр дә булмаячак. Көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4…+9°, көндез +17…+22° градуска кадәр җылытачак.