news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Октябрьдә Казанда аномаль җылы һава торышы булырмы?

Казанда төнге температура 7-9 градус җылыдан төшмәячәк.  

news_top
Октябрьдә Казанда аномаль җылы һава торышы булырмы?
Синоптиклар Казанда аномаль җылы октябрь вәгъдә итә. Бу турыда КФУ матбугат үзәгенә сылтама белән, "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда аномаль җылы октябрь булачак. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев әйткән.

Соңгы елларда Татарстан башкаласында октябрьдә уртача температура 4 градус җылы булган. Бүген исә бу күрсәткеч 4 градуска арткан.

Переведенцев сүзләренчә, яңгыр алып килгән төньяк атлантик циклон Казандагы һава торышына  йогынты ясаган.

Якындагы ун көндә шәһәрдә болытлы һава булачак. Әмма салкын булмаячак. Төнлә температура 7-9 градус җылыдан төшмәячәк.  

4 октябрьдә Казанда көндез +14 градус, төнлә +6 градус булыр, дип фаразлана. Яңгыр көтелә. 

Җомга, 5 октябрьдә, салкынрак һәм кояшлы булачак, температура көндез 9 градустан, ә төнлә 2 градус җылыдан артмаячак. 

Шимбә, 6 октябрьдә, якшәмбе, 7 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 8 октябрьдә җылы, әмма болытлы һәм яңгырлы булачак.  Якшәмбе иң җылы һава торышы көтелә. Көндез 15 градуска кадәр җылы, төнлә 9 градус җылы булыр, дип сөйләгән метеоролог.

  • Сентябрьдә Татарстанда уртача температура нормадан 3 градуска югарырак булган. 

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар