Октябрь аенда нәрсәләргә бәя арткан?
Бәяләрне РФ Икътисади үсеш министрлыгы тикшергән.

Октябрь аенда сатып алу бәяләре 3,5-3,7 процентка артачак. 2018 ел нәтиҗәләре буенча инфляция 3,7-3,9 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгының айлык күзәтүләренә сылтама белән “Челнинские известия” хәбәр итә.
Сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бәяләр төшү белән беррәттән башка азык-төлек товарларының хаклары арткан. Ит, сөт ризыклары һәм йомыркага бәяләр сизелерлек күтәрелгән. Ипигә һәм икмәк ризыкларына, макарон, ярмаларга һәм шикәргә дә бәяләр арткан.
Чит ил туризмы хезмәтләренә, мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният һәм медицина оешмаларында да хаклар күтәрелгән.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.