news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Окрошка ашының нинди начар үзлеге бар?

Квас эчне күпертергә, начар юылган яки иске яшелчәләр эчәклек инфекциясе китереп чыгарырга, хәтта агуларга да мөмкин.

news_top
Окрошка ашының нинди начар үзлеге бар?
https://pixabay.com

Окрошка ашын ашагач, ашкайнату органнарына зур йөкләмә була. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә бу ашны ашаганда сак булырга кирәк. Мәскәү клиникасы диетологы Дарья Русакова шул хакта сөйләгән.

«Окрошка — бик катлаулы ризык, анда төрле ингредиентлар күп, бу аш ашкайнату системасына йөкләмә була. Шуңа күрә ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләр әлеге ризыкны ашагач авырлык тоярга мөмкин», — ди табиб.

Окрошкада тозлы маринадланган яшелчәләр яки колбаса ризыклары булса, артериаль кан басымы күтәрелергә мөмкин, квастагы шикәр исә шикәр авырулы кешеләргә зыянлы. 

Эксперт фикеренчә, окрошканы кефир яки минераль су белән ясау хәерле.

Моннан тыш, окрошканы өйдә ясарга кирәк, балалар да ашыйсы булган очракта бигрәк тә.

Квас эчне күпертергә, начар юылган яки иске яшелчәләр эчәклек инфекциясе китереп чыгарырга, хәтта агуларга да мөмкин. Үзең ясаган окрошкада гына ингредиентларның сыйфатына гарантия биреп була.

Табиб сүзләренчә, окрошканы көн саен да ашарга ярый. Ләкин ашарга утырган башка очракларда аксым һәм клетчаткага игътибар итәргә кирәк. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

  • Окрошка - рус милли ризыгы, салкын аш. Аны һәркем үзе теләгәнчә — ваклап туралган төрле ит, балык, яшелчәләр, тозланган әйберләр, яки чи яшелчәләр, пешкән бәрәңге, шалкан, кишер һ.б. төрле үләннәр кушып ясый. Аннары шушы әйберләр өстенә квас, кефир яки каймак салып болгаталар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар