Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйрәтелгән бөркет очып барган дронны бәреп төшергән – видео

news_top_970_100
Өйрәтелгән бөркет очып барган дронны бәреп төшергән – видео

Хәрби публицист Владислав Шурыгин өйрәтелгән бөркетнең очып барган дронны тотып алуы төшерелгән видео урнаштырган. Шулай рәвешчә, ул Дәүләт Думасының Оборона Комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Журавлевның Кремльгә беспилотниклар һөҗүме турындагы хәбәрләрдән соң дроннарны тоткарлаучы бөркетләр эскадрильясын оештыру тәкъдименә аңлатма бирде. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

«Бөркетләрне өйрәтү тулы куәтенә бара», – дип язган Шурыгин «Телеграм» каналында.

Видеода күренгәнчә, кош очып барган дронга канатлары белән суга, ә дрон җиргә төшкәч, аның янәшәсенә төшеп куна.

«Инфраструктураның мөһим объектларын саклау турында, хәтта Кремльдә дроннарны тотып ала торган бөркетләр эскадрильясы булдыру турында уйларга кирәк», – дип әйткән иде Журавлев РИА Новостига биргән интервьюсында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100