«Торак, эш, психологик ярдәм»: элекке тоткыннар колониягә кире кайтмасын өчен ни эшләнә
Кешенең җинаять юлына кабат басуына бик күп сәбәпләр этәрә: кемдер эш булмау сәбәпле азык-төлек урлый, кемдер начар компания йогынтысына эләгә. Кайбер очракларда элекке тоткыннар ирекле тормышка җайлаша алмый, яңадан җинаять юлына баса һәм рәшәткә артына эләгә. Абынмаска һәм яңа тормыш башларга ярдәм итү өчен, Казанда пробация үзәге ачтылар.

«Элекке тоткыннарга колониягә кире кайтмаска ярдәм итәчәкләр»
Эш табарга, документларны ясатырга һәм бәйлелекне җиңәргә булышу – Казанда ачылган пробация үзәгендә элекке тоткыннарга менә шундый ярдәм күрсәтәләр. Монда кайчандыр абынган кеше тормышын яңадан башлый алсын өчен, бөтен мөмкинлекләр бирелә.
Яңа үзәк Зинин урамындагы йортларның берсендә урнашкан. Монда күптән түгел колониядән иреккә чыккан кешеләр яшәячәк. Үзәктә эш белән ярдәм итәчәкләр, психологик ярдәм күрсәтәчәкләр, документларны яңарту һәм туганнар белән элемтәләрне җайга салуда булышачаклар – бу комплекслы ярдәм булачак. Бу эшне Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе көче белән бергә, башка социаль хезмәтләр, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре дә башкарачак. Уртак тырышлык белән, алар мондый кешеләр кабат җинаять юлына басмасын һәм колониягә кире кайтмасын өчен, мөмкинлекләр булдырылачак.
Хөкем ителгәннәргә иреккә чыкканнан соң тормышны җайга салырга ярдәм итү кирәклеге турында күптәннән сөйләнде. Элек аларга аякка басарга күпсанлы фондлар һәм хәйриячеләр ярдәм итә иде. Әмма хәзер гамәлләр тәртибен билгеләгән һәм бу юнәлештә эшләү өчен төрле дәүләт структураларының компетенцияләре исемлеген киңәйткән закон үз көченә керде.
Олеся Шәфигуллина: «УФСИН учреждениеләре эчендә эшнең беренче күрсәткечләре инде бик яхшы, алар моның безнең җәмгыятькә чыннан да кирәк булуын күрсәтә».
Фото: © Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте
«Иң мөһиме - кеше контрольсез һәм күзәтүчесез яшәргә өйрәнсен»
Пробация турындагы беренче закон 2023 елда үз көченә керде, ләкин ул вакытта сүз хөкем ителгәннәрне ябык учреждениеләр эчендә ресоциальләштерү турында барды. Быелның 1 гыйнварында яңа закон эшли башлады. Ул иреккә чыкканнан соң пробация турында.
«Пробация үзәкләре бу елның гыйнварында үз көченә кергән пробация турындагы закон нигезендә эшли. Монда торак, эш белән ярдәм итәчәкләр, психологик ярдәм күрсәтәчәкләр. Торакка мохтаҗ булмаганнар да бирегә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Иң мөһиме, кеше контрольсез һәм күзәтүчесез яшәргә өйрәнсен», – дип аңлатты Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе пробация бүлеге башлыгы Олеся Шәфигуллина.
Үзәкләр ФСИН, социаль хезмәтләр һәм төрле ведомстволар белән бәйләнештә эшләячәк.
«Мондый оешмалар рецидив җинаятьчелекне профилактикалау, иреккә чыкканнан соң кешенең формалашуы белән шөгыльләнә. Пробация үзәкләренә өметләребез бик зур. УФСИН учреждениеләре эчендә эшнең беренче күрсәткечләре инде бик яхшы, алар моның безнең җәмгыятькә чыннан да кирәк булуын күрсәтә», – дип өстәде ул.
Үзәкнең якты бүлмәләрендә хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен йокы бүлмәләре урнашкан. Яңа җиһазлар, иркен аш бүлмәсе һәм психологик эш өчен бүлмә. Пробация үзәгендә яшәүчеләр биредә бушлай калачак, аларны яңа, мөстәкыйль тормышка аяк басу өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр.
Монда калучыларның үткәнен исәпкә алып, биредә видеокүзәтү камералары һәм шәхси сак предприятиесенең ашыгыч ярдәм күрсәтү төймәсен урнаштырачаклар. Тәртипне социаль хезмәткәр күзәтеп торачак, ул комендант сәгатен үтәүне дә контрольдә тотачак – үзәккә билгеле бер вакытта килергә һәм китәргә мөмкин булачак. Ягъни төнге күңел ачулар тыела.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
«Шартлы рәвештә вакытыннан алда иреккә чыктым һәм урамда калдым»
Андрей – үзәккә килгән беренче кеше. Аңа 51 яшь. Ир-ат яшь вакытыннан ук караклык өчен хөкем ителгән, төрмәдән чыккач тагын шул юлга баскан. Моңа эшлисе килмәү, аннары хөкем ителү аркасында эшкә урнаша алмау сәбәпче булган. Алкогольгә бәйлелек тә хәлләрне катлауландырган.
Ир-ат 6 тапкыр хөкем ителгән. Беренче тапкыр төрмәдә утырып чыкканнан соң 8 ел иректә калган. Бу вакыт эчендә аның гаиләсе барлыкка килгән, даими эше булган – ул токарь булып эшләгән. Кызганыч, алкогольгә бәйлелек матур тормыш алып барырга комачаулаган.
«Мин Пермь крае колониясендә утырдым, аннары мине Казанга төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә җибәрделәр – бу үзенә күрә тәртибем яхшы булган өчен бүләкләү иде. Ике ел ярым җәзаны Казанда үтәдем, заводта эшләдем, ә шартлы – вакытыннан алда иреккә чыккач, урамда калдым», – дип сөйли элеккеге тоткын.
Ир-ат гаиләсе белән бөтен элемтәләрен күптән югалткан. «Пермь краена кайтуның да мәгънәсе юк – анда мине беркем дә көтми», – ди ул.
«Мин «Дом трудолюбия»га мөрәҗәгать иттем, алар миңа эш бирделәр, минем белән алкоголь бәйлелеген җиңәргә ярдәм иткән психолог эшләде. Анда мин ярты ел булдым, психолог белән аралашуым да гомеремдә беренче тапкыр иде. Бу – минем тормышымны тамырдан үзгәртте, хәзер мин алкоголь турында уйламыйм. Психологка мин хәзер дә йөрим, бу – миңа сынмаска ярдәм итә. Пробация үзәге ачылу турында да аның аша белдем. Мин үзем монда ремонт ясадым, мебель җыярга булыштым, ә хәзер менә яшим», – дип сөйли Андрей.
Ир-ат монда 2 айга калырга планлаштыра, аннары фатир арендаларга ниятли.
«Миңа инде 51 яшь, үз почмагымны булдырырга вакыт. Насыйп булса, гаиләмне дә булдырырмын, әмма беренче чиратта аякка басарга кирәк», – ди ул.
Данияр Максудов: «Без билгеле бер кыенлыклары булган барлык категория гражданнарны да колачларга телибез».
Фото: © Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте
«Барысы да кешенең теләгенә бәйле»
Андрейга һәм башкаларга бу мөмкинлекне Татарстан Республикасының Ресоциальләштерү хәйрия фонды биргән. Оешма бу юнәлештә инде 8 ел эшли, ә пробация турындагы законның үз көченә керүе ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Фондта элекке тоткыннарга гына түгел, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелеге булганнарга да ярдәм итәләр.
«Без бөтен Татарстан буенча эшлибез, киләчәктә бөтен Россия буенча эшләргә планлаштырабыз. Пробация үзәге – ресоциализация буенча зур проектның бер өлеше. Без билгеле бер кыенлыклары булган барлык категория гражданнарны да колачларга телибез. Хәзер Сербский институты һәм Казан медицина университетының медицина психологиясе кафедрасы белән берлектә СВО ветераннары һәм катнашучылары белән эшләү буенча проект эшләнә», – дип сөйләде ТР ресоциальләштерү фондын гамәлгә куючы Данияр Максудов.
Пробация үзәкләре бөтен Татарстан буенча ачылыр дип көтелә, аларны хәйриячеләр тотачак, ә аларга Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм башка ведомстволар ярдәм итәчәк.
Яңа үзәк 12 кешегә исәпләнгән – әлегә бу беренче сынау проекты.
«Барысы да план буенча барса, киләсе үзәк 210 урынга исәпләнгән булачак. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә карап киңәергә планлаштырабыз. Күпме кеше үз тормышын үзгәртергә теләвенә караячакбыз», – ди ул.
Үзәккә килүчеләрнең монда күпме вакыт кала алачагы әлегә билгесез.
«Бу – беренче проект булганлыктан, без кешегә адаптация һәм ресоциализация өчен күпме вакыт кирәклеген индивидуаль хәл итәчәкбез. Безгә яшәү урыны буларак кына караучыларга беркем дә түзеп тормаячак – без бит монда ниндидер сөйләшүләр өчен түгел, ә нәтиҗәләр өчен эшлибез. Безнең психологлар үзгәрергә теләмәүчеләрне ачыклаячак. Без андыйлардан җаваплы гражданнар ясарга тырышачакбыз», – дип сөйли Данияр Максудов.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина
«Хөкем ителүченең иреккә чыккач кайда яшәргә җыенуын, аның туганнары бармы-юкмы икәнен алдан ук ачыклыйлар»
Пробация үзәкләренә киләчәк кешеләр белән ресоциализация буенча билгеле бер эш күпчелек очракта алар әле иреккә чыкканчы ук уздырыла.
«Тәрбияви һәм социаль эш – пробациянең төп өлешләре. Иреккә чыгарга 9 ай кала тыгыз эш башлана: кеше анкета тутыра, анда үзенең нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын, кайда яшәргә җыенуын, өйгә ничек кайтып җитәчәген һәм туганнары турында мәгълүматларны күрсәтә. Социаль яклау төркеме документларны яңадан ясатырга, пенсияне рәсмиләштерергә ярдәм итә. Әгәр ул медицина ярдәменә мохтаҗ икән, моны да хәл итәләр», – дип сөйләде хөкем ителгәннәр белән тәрбия һәм социаль эш бүлеге башлыгы Алексей Веряскин.
Электрон ведомствоара хезмәттәшлек системасы УФСИНга төрле ведомстволар, гражданлык җәмгыяте институтлары белән элемтәдә торырга ярдәм итә. Эш мәсьәләсен кеше хәтта әле колониядә булганда ук хәл итәргә мөмкин – эш бирүчеләр ярдәмгә килә, хөкем ителгәннәр белән хезмәт килешүе төзи, ә эшкә ул иреккә чыкканнан соң керешә.
«Хөкем ителгән кеше колониядә чакта пробациядән баш тартып, ә иректә үзенә ярдәм кирәклеген, үзе булдыра алмавын аңласа, ул теләсә кайсы вакытта пробация үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Моны эшләү өчен, ул хәтта Дәүләт хезмәтләре аша да гариза бирә ала», – ди Алексей Веряскин.
Эльдар Аллахвердиев әйтүенчә, пробация үзәгендә алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне җиңәргә ярдәм итүче психолог эшләячәк.
Фото: © Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте
Иреккә чыккач, кеше, кагыйдә буларак, җәмгыятьтә яши белми
Төрмәдән чыгучы кабат җинаять юлына төрле сәбәпләр аркасында басарга мөмкин. Моңа социаль элемтәләрдән башлап көнкүреш шартлары булмауга кадәр сәбәпче була ала, дип сөйләде Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эльдар Аллахвердиев.
«Эшсезлек – рецидивка китерә торган төп фактор. Хөкем ителгән кешенең иреккә чыккач гаиләсе белән элемтәсен югалтуы гына түгел, ә аның даирәсе дә йогынты ясарга мөмкин – әгәр коллектив имин булмаса, ул аны җинаять кылуга этәрәчәк», – дип сөйли ул.
«Күп еллар төрмәдә утырып иреккә чыккан кеше җәмгыятьтә яшәргә яраклашмаган була – колониядә аның өчен барысын да хәл итәләр, аңа кайда яшәргә, нәрсә ашарга, кайда эшләргә икәнлеге турында уйларга кирәкми», – дип аңлата Эльдар Аллахвердиев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «казна ашы»нда яшәү дигән сүз хәзер актуальлеген югалтты: хөкем ителгәннәр мәҗбүри рәвештә эшлиләр һәм кием-салымнан алып коммуналь хисапларга кадәр чыгымнарын тулысынча үзләре түлиләр. Әмма шул ук вакытта хөкем ителүчегә көнкүрешен җайга салу турында кайгырырга кирәкми.
«Әлбәттә, кеше мондый тормышка тиз ияләшә, һәм, иреккә чыккач, анда аңа үзенә эш табарга, көн саен эшләргә, үзен тулысынча тәэмин итәргә һәм үз тормышы өчен үзенә җавап бирергә туры килә, ә кайберәүләр моңа түзә алмый һәм алкоголь куллана башлый. Бик күп җинаятьләр нәкъ менә исерек хәлдә кылына», – ди Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары.
Эльдар Аллахвердиев әйтүенчә, пробация үзәгендә алкоголь һәм наркотикларга бәйлелекне җиңәргә ярдәм итүче психолог эшләячәк. Хөкем ителгәннәргә колонияләрдә дә шундый ярдәм каралган – бәйлелекләр белән көрәш буенча дәүләт программасы бар.
Казандагы пробация үзәге Татарстанда беренче үзәк булды. Аның белән бер үк вакытта «Ярдем» фонды каршында тагын берне ачтылар. Анда да элеккеге тоткыннарга аякка басарга ярдәм итәчәкләр.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина