Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйләнешергә җыенганнар иде». Самарада ир белән хатын берьюлы үлгән

news_top_970_100
«Өйләнешергә җыенганнар иде». Самарада ир белән хатын берьюлы үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Самарада ир белән хатын берьюлы һәлак булган. Свердловск өлкәсендә туган 28 яшьлек Евгения һәм аның бергә яши торган ире Владимир 18 сентябрьгә каршы төндә үлә. Евгениянең беренче иреннән туган 8 яшьлек кызы да фатирда була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Танышлары сүзләренчә, Евгения Самарага 5 ел элек күченеп килә. Соңгы вакытта ул кызы белән бергә Владимир фатирында яши.

«Ире белән аерылышкач, Евгения Самарада яшәүче ир-ат белән танышты. Аннары шунда Вованы да очраткан. Ул аны бик яратты, кызын да кабул итте. Яхшы гаилә иде. Женечка ел саен ата-анасына кунакка кайтып йөрде. Үлемнең төгәл сәбәбе билгеле түгел әле», – ди танышлары.

Евгенияне 25 сентябрьдә туган ягына алып кайтып җирләгәннәр. Кызын үз әтисе Свердловск өлкәсенә алып киткән. Владимирны җирләү турында өстәмә хәбәр ителми.

«Минем улым абсолют сәламәт. Ул кан тапшыра, сәламәтлеген кайгырта. Начар гадәтләре булмады. Владимир түшәмнәр ясаучы мастер иде. Ул нык, озын буйлы. Үлгәнгә кадәр 100 кг кадәр тазарды. Ул гаилә өчен терәк иде. Хәзер тикшерү бара», – ди Владимирның анасы.

Туганнары сүзләренчә, Евгения белән Владимир өйләнешергә җыенган. Үләр алдыннан алар Владимирның анасы янына Тольяттига барган.

«Белгәч, шок булды», – ди әни кеше.

Тикшерү эшләре бара, үлем сәбәбен экспертиза ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100