Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйләнешергә хыялланганнар иде, бергә үлделәр». Гашыйк парлар авариядә һәлак булган

news_top_970_100
«Өйләнешергә хыялланганнар иде, бергә үлделәр». Гашыйк парлар авариядә һәлак булган
Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда коточкыч авариядә 22 яшьлек егет белән 18 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 10 сентябрьдә була. ЮХИДИ белешмәсе буенча, кичке 8ләр тирәсендә «Уфа— Яңавыл» юлында Кiа Riо һәм Nissan X-Trail бәрелешә. Шаһитлар сүзләренчә, Кiа алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга, ләкин дистанция сакламау сәбәпле, зур тизлектә башка машинага бәрелә. Ике машина да юл кырыена төшеп китә, бик каты җимерелә.

Кiа Riо машинасының алгы өлеше бөтенләй яньчелә. Салондагы 18 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә. Табиблар килгәндә, 22 яшьлек йөртүче егет исән була әле. Аны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә үлә.

Nissan X-Trail машинасындагы пассажирларның берсенә дә табиблар ярдәме кирәк була. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

«Комсомолка» ачыклаганча, мәрхүмнәр – Балтач районыннан 22 яшьлек Радим белән Яңавылдан 18 яшьлек Рузанна була. Танышлары сүзләренчә, алар күптән очрашып йөри, туй ясарга хыялланалар.

«Бер-берсен яраттылар, өйләнешергә хыялландылар, бергә үлделәр. Менә язмыш», – ди танышлары Лилия.

Рузанна Бөредә медицина көллиятендә 4 курста укый, якшәмбе кичендә өйдән Бөрегә таба баруы булгандыр, ди танышлары.

«Бергә көллияттә укыдык. Бик мәрхәмәтле, ачык, яхшы кеше иде. Бөтенесенә өлгерде, беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмады. Әти-әнисен гел искә алды, энесен бик ярата иде. Башка сыймый инде, шундый матур, шат күңелле Рузанна безнең белән башка юк. Безнең өчен зур фаҗига, туганнары турында әйтеп тә булмый», – ди дус кызлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100