Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйләнергә җыенган иде, ЗАГСта гаризасы калды». Коткаручы егет янгында һәлак булган

news_top_970_100

Рубцовск шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләүче 28 яшьлек Евгений Рябинский «Успех» сәүдә үзәгендә янгын сүндергәндә һәлак булган. Аны әтисе янына Песчаный зиратына җирлиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 9 гыйнварда була. Бу көнне Евгений, сменасы беткәч, ял итәргә кайтырга тиеш була, ләкин аннан хезмәттәшен алмаштырып торырга сорыйлар. Ул беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмаган. Нәкъ шул сменада авторезина складында янгын чыга. Тәҗрибәле коткаручылар сүзләренчә, янгын сүндергәндә шартлау була, температура 900 градуска менә. Евгений агулана һәм пешә. Ул 15 гыйнварда комадан чыкмыйча вафат була.

Евгений үсмер чакта, аның әтисе дә фаҗигале һәлак була.

«Женяга 15, миңа 9 яшь иде. Ул миңа әтиемне алмаштырды. Ул миңа да, әнигә дә, бөтен кешегә дә ярдәм итте. Башта Рубцовскида яшәдек, аннары Новосибирскига күчендек. Женя армиядән соң шунда 7 ел контракт буенча хезмәт итте. Әнигә торак белән, эш белән ярдәм итте, миңа укырга керергә булышты. Безнең гаиләдә ул баш иде», – ди мәрхүмнең энесе Влад.

Евгений самбо белән шөгыльләнә, кул көрәше секциясенә йөри. Влад сүзләренчә, ул физик яктан да, характеры белән дә бик көчле, мәрхәмәтле һәм ачык кеше була.

«Берничә ел элек бергә спорт белән шөгыльләндек. Аның нәтиҗәләре яхшы иде. Спорт мастерына кандидат булды. Бик күңелле, ярдәмчел булды. Бертуган энесе өчен һәрчак таудай торды. Кызларны да яклады», – ди Денис.

«Балачактан дус булдык. Аның бабасы безнең әби белән кавышты, миңа 4 яшь, аңа 8 яшь иде. Без бергә уйнап үстек, һәрчак яклады. Яңа елга шалтыратыштык, килергә вәгъдә итте. Хәзер килми инде», – ди сеңлесе Регина.

Евгенийның бабасы Владимир Михайлович сүзләренчә, Женя лидер булган. «Үзен дә, башкаларны да яклый алды. Җәй көне кызы белән безгә кунакка – ауга, балык тотарга килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына күчәр алдыннан, оныгым миңа шалтыратты, мин аны хупладым», – ди ул.

Женя тренеры Манвел Оганесян белән дә киңәшеп яши. Ул – Рубцовск шәһәрендә кул көрәше федерациясе җитәкчесе.

«Ул миңа «Ман» дип дәште. «Ман, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына урнашырга телим, ни диярсең?» – диде. «Кешеләрне коткарудан да яхшырак эш юк», – дидем, ул да шулай уйлавын әйтте», – ди тренер.

Тренерда Евгенийның рәсеме дә сакланган. Ул табиб булырга теләвен яза, «миңа кешеләрне коткару ошый», ди.

Евгений сөйгән кызы Евгения белән туй ясарга әзерләнгән. ЗАГСта аларның 2023 елның 23 июленә бирелгән гаризасы саклана.

«Без очраша башлаганга августта 3 ел тулды. Әкияттәге кебек, бер күрүдә гашыйк булдык. Башта читтән торып дус булдык, аннары ул Новосибирскидан күченде, бергә яши башладык», – ди Евгения.

Евгения сүзләренчә, 3 елда алар бер тапкыр да талашмаган. «Без тавыш күтәреп сөйләшмәдек тә. Ул – дөньяда иң яхшы егет иде», – ди кәләш.

«Башта башкалар турында уйлады. Вак-төякләрдә дә шулай булды – табигатькә барсак, бөтен кешегә җылы кием өләште, аннары үзен уйлады. Ул миңа дөньяны башка яктан күрсәтте. Мин – ятимә кыз. Женя миңа әти дә, абый да, ир дә булды. Балалар турында хыялланган идек», – ди Евгения.

«Ул көнне тәүлек эшләгәч, тагын сменага китте. Чакыруга киттек, дип язгач, минем аякларыма кадәр калтырады. «Женя, сак бул, мин нидер сизенәм», – дип яздым. Төнге бердә видеодан шалтыратты, бинага бер тапкыр кергән булган, куллары, бите корымлы иде. Үзе гел елмайды. Мин төн буе йоклый алмадым, иртән хәбәр булмагач, телефонга җавап бирмәгәч, аңладым… Медуниверситетка дәрескә барганда, челтәрне ачтым, бер кеше зыян күрүен укыдым, аның Женя булуын аңладым», – ди Евгения.

Аннары Евгенияне Женя янына палатага кертмәгәннәр инде. Өченче көндә генә керә алган, ул ИВЛга тоташтырылган булган. Ул егете янына килеп, кулларына башын куйган һәм исән калуын сораган.

Бу көннәрдә әнисе Юлия дә Евгений өчен дога кыла, ләкин могҗиза булмый. Егет үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100