
Кыскасы…
Мине дустым өйләнү темасына багышланган семинарга чакырды. Ул җомга намазыннан соң Апанай мәдрәсәсендә булды. Намаз беткәч, Нияз хәзрәт дога кылдырды да: «Өйләнергә теләгән егетләр булса, мәдрәсәдә дәрес була», – диде.
(Әйтеп үтергә кирәк, оештыручы Апанай мәчете түгел. Алар бары тик мәйданчык кына бирә)
85 яшьлек бабай да килгән
Мин шунда киттем. Өйләнергә телим бит инде.
Керсәм, хәтта 85 яшьлек бабай да килгән. Ул спикердан: «Туган телдә буламы?» – дип сорады. Спикер исә: «Юк, туган телдә булмый. Бөтен кеше дә туган телне аңламый», – диде. Бабай: «Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ…» – дип кенә пышылдады.
Нинди бабай икән дип, янына бардым. «Бабай, син журналист идеңме әллә?» – дим, «Юк, мин электрик, әмма туган тел өчен гомер буе көрәшәм. Төшендеңме?» – диде ул.
Дәрес башланды. Килгән кешеләрнең уртача яше 40-50 тирәсе. Безгә кәгазь, ручка бирделәр, исем-фамилия, номерларны язарга куштылар. Ни өчен икәнен мин ахырда гына аңладым.
Спикер сүзне: «Ни өчен хатын-кызлар тәкъдимнән баш тарта?» – дигәнрәк сораудан башлап җибәрде. Бер абый: «Киребеткән!», – диде. Спикер аңлатканча, ир-атлар үзләрен тиешенчә карамый, инде очрашуга калоштан гына килеп басмыйлар икән. Ә мондый «подход» белән өйләнеп булмый, ди. Ир-ат чиста, матур һәм заманча киенгән булырга тиеш.
Хатының юк икән – гаеп үзеңдә
Гомумән, төп фикер шул булды: үз өстеңдә эшләргә, күркәм булырга кирәк. Шулай ук өйләнүгә әзер булу мөһим. Аеруча интим моментларын белергә кирәк. Ул безгә берничә «уңышсыз» пар турында сөйләде. Бер егет белән кыз өйләнгән, ләкин беренче төнне боларның берни булмаган. Кыз «тайган» бу егеттән. Һәм егетнең фобия калган. Шулай итеп, өйләнәлмичә куркып йөрде, ди. Менә шундый хәлләр дә бар икән.
Хатын табасың килсә, төрле чараларда катнашырга кирәк, ди. Тагын бер вариант – танышлар аша эзләргә һәм урамда да танышып була. Ә менә: «Ничек дөрес итеп танышырга?» – дигән сорауга җавап булмады. Сер бугай.
Ә мин бит кызлар белән таныштырырлар, дип уйлаган идем...
Иң кызыгы: 2 сәгатьтән соң гына аңладым – бу лекция, түләүле курс өчен «прогрев» икән. 2 сәгать буе безне сату этаплары аша үткәрергә тырышканнар. Әлбәттә, бик күп файдалы әйбер дә сөйләнде. Теге бабай акыллы булып чыкты шул: файдалы өлешен тыңлады да кайтып китте. Ә безгә курс сата башладылар.
Бер тест үткәрделәр, 10 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Шулар арасында «Сез мәхәббәтнең 5 телен беләсезме?» дигән сорау да бар иде. Әлбәттә, мин аны белмим. Чөнки аны кемдер уйлап чыгарган бит инде.
Ахыр чиктә аңлашылды: кәгазьләрне дә телефон номерларын җыю өчен генә таратканнар икән. Соңыннан хәтта, миңа шалтыратып, курс сатып алырга тәкъдим иттеләр. Ә мин бит, кызлар белән таныштырырлар, дип уйлаган идем...
Менә шундый хәлләр булды.