Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйләнергә дә өлгермәгән иде» -

news_top_970_100
«Өйләнергә дә өлгермәгән иде» -

4 декабрьдә махсус операциядә Питрәч районы Карповка авылыннан Кәбиров Алмаз Рәфкать улы һәлак булган. Бу хакта район башлыгы хәбәр итте.

«Безнең егет – Алмаз бик тә тормышны ярата, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде», – ди район башлыгы хушлашу мәрасимендә.

Алмаз 1992 елның 1 февралендә туган, кечкенәдән спорт белән мавыккан, волейбол буенча район чемпионы булган. Мәктәпне 2010 елда тәмамлаган.

Махсус операция башлангач, мобилизацияләнгән. «Ул башкаларның артына качмады, үз гомере өчен курыкмады, гражданлык бурычын үтәде. Ул үзен батырларча тотты, каһарман кебек һәлак тә булды. Безнең кайгыбыз әйтеп бетергесез. Безнең хәтердә ул Россиянең лаеклы гражданины, Ватанының патриоты булып истә калачак. Алмаз, син һәрвакыт безнең йөрәкләрдә! Хәтерлибез, горурланабыз, кайгырабыз. «Яугир булу – мәңге яшәү», дип язганнар социаль челтәртә.

«Урыны җәннәттә булсын», «Иманы юлдаш булсын», – дип язганнар ВКонтактедагы постка.

Аның әти-әнисе исән-сау, кыз һәм ир туганнары бар. «Өйләнергә дә өлгермәгән иде», диде аның танышлары.

Алмазның туганнары аның истәлегенә ролик ясаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100