Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйлән миңа» – Марат Яруллинга тагын тәкъдим ясаганнар

news_top_970_100
«Өйлән миңа» – Марат Яруллинга тагын тәкъдим ясаганнар
социаль челтәрләр

Татар эстрадасының иң популяр буйдагы Марат Яруллин һаман камыт кияргә җыенмый. Инде аның фанатлары бу вакыйганың берәр кайчан булачагына тәмам өмет өзеп, үзләре «һөҗүм»гә күчте. Быел җәй «Марат Яруллинга өйләнергә «тәкъдим» ясаганнар, ул качкан» дип язган идек инде. Яңа сезондагы концертында тагын бер кыз үзенең бәхетен сынап караган.

«Өйлән син миңа», – дигән ул аңа, сәхнәгә менеп. Аннан исә: «Яшем дә бар, ирем дә бар, балам да», – дип көлдергән халыкны.

«Бик кызыклы тәкъдим, әмма мин аннан баш тартырмын, мөгаен», – дигән тапкыр Марат та.

Алия яраткан җырчысына үзе тозлаган гөмбә дә алып килгән. «Быел иң ялкау кеше генә гөмбәгә бармады», – дип, күчтәнәчен мактый-мактый тапшырган ул.

«Ә-ә, бу ялкау мин булам инде! Ә беләсезме, нигә мин гөмбәгә бармадым? Чөнки сез киләсен белдем», – дип җавап кайтарган аңа Марат.

Видеоны «Татарча хит» төркеменә куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100