Ашыгыч ярдәм табиблары ни генә күрми: «Аракысын алган өчен, «суям!» дип арттан куды»
Табиб һөнәре – бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Аларга төнлә дә пациентларының өйләренә барырга туры килә. Әмма ишек артында аларны кем көткәнен белми. Табибларны хөрмәт иткән кешеләрдән тыш, аларга начар мөгамәләдә булучылар да шактый. «Интертат» шундый мөнәсәбәткә юлыккан табиблар белән сөйләште.
Поликлиникадан кайткач, табибларны сүгәбез. Сәбәпсез акырды, әйбәтләп карамады, кәефсез иде, дибез. Аларның эше нинди авыр икәне турында уйланучылар сирәктер. Мин табиблар белән аларның эшләре, кешенең өенә чакыру буенча барулары турында сөйләштем. Эшләре авыр һәм куркыныч икәненә инандым.
«Әшәке тел белән сүгенеп, чын күңеленнән үлем теләде»
Көньяк-Сахалинск шәһәрендә табиб-терапевт, Казан шәһәренең офтальмология кафедрасының табиб-ординаторы Алинә Мөхәммәтшина:
Университетта укыганда, Казан поликлиникасында коронавирус белән авыручылар госпиталендә шәфкать туташы булып эшләдем. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач, поликлиникага табиб-терапевт булып урнаштым.
Эшемә ашкына-ашкына йөрдем. Кешеләргә ярдәм итү теләге бик зур иде. Көненә уникешәр сәгать эшләп, төнге унбергә кадәр утыра идем. Каравылчыларның мине, «ял ит инде» дип, эштән куып чыгарганнары булды.
Соңрак эштә бер башка сыймаслык вакыйга булды. Шуннан соң минем табиб профессиясенә караш үзгәрде. Мин параллель рәвештә ординатурада офтальмологка укый идем. Пациентларны көн саен кичке сәгать дүрттә генә кабул итеп, калган эш сәгатьләрен ял көннәрендә эшләп бетердем.
Җомга көне миңа унсигез яшьлек кыз керде (әле дә мин аны бик яхшы хәтерлим) һәм сүзен ике сәгать чиратта басып торуыннан башлады. Талонында 17:15 дип язылган, ә үзе 16:38дә кабинетта басып тора. Минем яктан кабул итү буенча тоткарлык юк, эш вакыты беркетелгән. Кыз сау-сәламәт, бернинди салкын тию билгеләре юк. Ул миннән бер атна элек авырганын раслый торган белешмә бирүне сорый. Янәсе, өйгә табиб чакырта алмаган, чөнки шалтыратканда аңа җавап бирмәгәннәр, ә үзе хәле булмаганга күрә килмәгән. Мин справка бирүдән баш тарттым. Җавап итеп, ул ишекне дөбердәтеп япты да чыгып китте. Мин, мондый хәлгә күнеккәнгә күрә, гаҗәпләнмәдем.
Соңрак, шул ук талонны тотып, бер хатын-кыз керде. Ул теге кызның әнисе булып чыкты. Бусагадан ук миңа әшәке тел белән сүгенеп, дөньядагы белән акырды. Чын күңеленнән миңа үлем теләде. Мин ул көнне беренче тапкыр кешене хөрмәтләү турында берни дә белмәгән кешеләр белән очраштым. Мин калган пациентларны нинди халәттә кабул иткәнемне күз алдына китерәсезме?
Мин кешенең дөрестән дә авырып ятканына ышана алам, әмма документны рәсмиләштерү өчен җаваплылык кешенең үз өстендә ята.
Табибларны өйгә чакыру турында сөйли башласам, исегез китәр. Бервакытны миннән өйгә килеп рентген төшерүне сорадылар. Пациентның поликлиникага барасы килмәгәнгә күрә, тулы бер аппарат аның янына килергә тиеш! Сүз уңаеннан, бу хатын үз аягында йөри. Ә танышларым миңа аларның ишегалларында үземә генә йөрмәскә кушты – алар урамында наркоманнар яши икән. Урам чүплекләре янында шешәләр, шприцлар аунап ята, дип куркыттылар.
Безне машинада йөртәләр дип, бик нык ялгышалар. Машина йөртүчеләрнең эш вакыты кичке бишкә кадәр. Аларны да аңларга була, чөнки бөтенесенең үз гаиләсе бар. Ә икенче смена табибының эш вакыты кичке сигезгә кадәр, ләкин ул эшен унберләргә кадәр дә дәвам итәргә мәҗбүр.
Өстәвенә, авырулар «ник шулай озак?» яки «без инде сезне ике көн көтәбез» дип ризасызлык белдерә. Сорау туа: ник бу ике көн эчендә поликлиникага үзләре барып җитә алмаган?
Пациентларның өйләренә килсәң, алар үз эшләре белән мәшгуль: ашарга пешерәләр, өй җыештыралар... Ә поликлиникага барырга аларга ерак яки аларның чиратта утырасылары килми икән.
Дөрес, бөтен чакырулар да мәгънәсез түгел. Тик без ялкауланып яткан кешеләр аркасында чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булганнарга барып җитә алмыйбыз.
Ковид белән авыручылар саны артканда, көненә 500-800 чакыру булды, һәм без һәр чакырган кешегә дә барып җитә дә алмадык. Күп кенә хезмәттәшләр авыру килеш, температура белән йөрде.
Пациентлардан «безгә ярдәм кирәк, ә сез, корабтан качкан күселәр кебек, больничныйга йөгердегез», «мин – кулланучы, сез килергә тиеш» дигән сүзләр ишетергә туры килде.
Бер чакыручыга безнең фәкать ир-атларыбыз гына йөрде, чөнки ул кеше хатын-кызларны үз өендә ябып куеп, чыгармыйча азаплады. Кем икәнен сөйли алмыйм, гафу итәрсез.
Мине бервакыт күрше йортта торучы егерме яшьлек егет чакырды. Килеп җиткәч, ишеккә шакыдым. Шул ук вакытта кыштырдаган тавышлар ишетәм. Биш минуттан соң ишекне ниһаять ачтылар. Фатирда кальян исе таралган, төтенле иде. Ә борыны тыгылган һәм ютәлле пациент сырхауханәгә мөстәкыйль рәвештә бара алмый, эше куәтле!
Күп тапкырлар янаганнары булды. Бер мәкерле ир артымнан йөрде, мине кайдан да эзләп табарга вәгъдә бирде. Ул кондуктор булып эшләгәнгә күрә, хәзер автобуста йөрергә куркам.
Закон табибларны якларга тиеш. Тик, моның өчен күпме табиб зыян күрергә тиештер!
Табиб төнге чакырулардагы эше турында: «Мин параноикка охшаган»
Аноним, 25 яшь:
Мин ашыгыч ярдәм кабинетында табиб-педиатр булып эшлим, ягъни һәркөнне чакыруларга участок педиатрлары кебек еш йөрмим. Әмма айга бер тапкыр ял көннәрендә кизү торам, нәкъ менә шунда чакырулар килеп чыга да инде.
Кеше өенә бару, әлбәттә, куркыныч. Анда сине нәрсә һәм кем көтүен белмисең. Дежурлык вакыты алдыннан, үземне бер атна алдан эмоциональ яктан эшкә әзерлим.
Шалтыратуларның 70-80 проценты мәгънәсез дип әйтә алам.
Бәхеткә, минем белән җитди проблемалар килеп чыкканы булмады. Әмма күңелсез хәлләргә гел юлыгып торам. Мәсәлән, пациентның өенә киләсең, ә ул сине үзенең эте белән каршы ала. Эт сиңа карап, квартираны яңгыратып, бертуктаусыз өрә, ә хуҗасы «ул тешләми», ди. Беркайчан да эттән нәрсә көтәсен белмисең.
Кайчагында чакырган җиргә барасың, ә үзләре, ни сәбәпледер, өйдә юк. Төнлә белән аларны урамда көтеп торырга сорыйлар. Еш кына домофоннар эшләми. Аларга эләгү өчен шактый гына тырышырга кирәк, ә моның өчен өстәмә вакыт сарыф ителә.
Авыру табибка яки ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгать итсә, тиешле шартлар тудырырга тиеш. Кызганыч, кайберәүләр моны аңларга теләми һәм безнең эшне катлауландыра. Кайсыдыр өйдә чыннан да табиб ярдәменә мохтаҗ кеше булырга мөмкин, ә без урамда басып торабыз.
Мин төнге чакыруларда параноикка охшаган. Лифтта кеше бар икәнне күрсәм, мин анда кермим. Әгәр подьездда чит тавышлар ишетсәм, лифттан төшеп калам яки кешенең чыгып киткәнен көтәм.
Пациентның өенә килгәч тә, үз артымнан ишекне ябарга ирек бирмим. Һәрчак аларга «узыгыз» дим. Шәхси әйберләремне үз кулымда йөртәм, шкафларына элмим.
Минем иремә дә бик авыр туры килә. Мин эштә булганда, төннәрен йоклый алмыйча чыга. Хәлләремне белешеп, вацабыма язым тора. Чыннан да, безнең тормыш куркынычсызлыгы буенча бернинди гарантия юк. Исән кайтабызмы без бу төнне яки юкмы?
- Параноик (паранойя белән авырый торган кеше) – бу психика бозылуының бер төре, кеше әйләнә-тирә чынбарлыкны башкача күрә. Ул билгеле бер идея белән саташа, буш хыялларны күзаллый.
«Нәрсәдер тарткан пациент аягы белән башыма типте»
Аноним, 23 яшь:
Ралинә, сөйлим, әмма исемемне язма, чөнки безнең филиал бик җитди. Эшсез калудан куркам. Бөтен табиблар «эштән куачаклар» дип курыкканга түзеп ятадыр инде. Белемең медицинага бәйле булгач, кая барасың? Эшлисең инде үз юнәлешең буенча.
Гадәттә без «алкашлар»га ешрак барабыз. Кемдер «бер ир-ат аңын җуйган, килегез» дип шалтыратты. Төнлә белән кабызгычларны кушып, бөтен шәһәр буйлап «кеше гомерен коткарабыз» дип чаптык. Ә килеп җитсәк – фатир ишеге янында исерек аунап ята. Аңында булмагач, нашатырьлы спирт иснәттек. Айныта торган җиргә алып китмәкче идек. Янында торган аракыны, тәмәкесен алып ташладык. Ул кинәт эт алдыннан сөяк алган шикелле котырып китмәсенме?Кесәсеннән пычак чыгарды да безгә «суям!» дип кизәнде. Аракысын кире кайтарырга кушты. Без аны тынычландырмакчы булып карадык, чөнки аракыны чүплеккә ыргыткан идек инде.
Исерек безгә таба пычак белән килә башлагач, качтык. Полиция килеп аны тоткарлаганчы чаптык. Ярый әле куып тота алмады.
Икенче очракны да искә алыйк. Нәрсәдер тарткан хатын-кызга бардык. Күзләре томанланган иде. Аны кушеткага яткырганда, аягы белән башыма типте. «Башны сакларга кирәк» диләр дә соң...
Чакырулар вакытында өйгә ике фельдшер барабыз. Икебез дә – япь-яшь кызлар. Машина йөртүче безнең белән керми, утырып кала.
Әле мин күптән түгел генә эшлим, андый очраклар, башкаларга караганда, әзрәк әле. Бүтәннәрнең көн дә нәрсәдер килеп чыга.
Таныш фельдшер сөйләвенчә, бер кыз, «әнинең йөрәге авырта» дип, ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Табиблар килеп җитеп ишек шакыгач, ул аларга үзе хәтле этләрен җибәргән. Фельдшерларны этләр талаган. Ул кыз аны ләззәт алу өчен эшләгән. Башы белән нәрсәдер дөрес түгел. «Старший» фельдшер аны судка бирмәгәнне әйтте, чөнки бөтен исерек кеше дә үзен шулай тота, дип аңлатты.
Шуңа да карамастан, эшем белән канәгать. Без кеше гомерен коткарабыз, бала табарга булышабыз, үзебезчә яхшылык эшлибез. Без экстрасенслар түгел, кая барачагыбызны алдан ук белмибез. Бик куркыныч очраклар да була. Әмма адекват булмаган кешеләргә бүтән юлыгырга язмасын иде Ходай.
«Пациентлар белән конфликтны авыр кичерәм»
Табиблар төнге чакыруларда гына түгел, гомумән поликлиникада утырганда да рәхмәтсез һәм дорфа пациентларга юлыга. Бу турыда безнең белән доцент, медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең «1 нче балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның 1 нче педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин сөйләде.
Бәхеткә, турыдан-туры физик агрессия яки эзәрлекләү очракларын хәтерләмим, гәрчә 16 ел эшләү дәверендә, әлбәттә, төрле чак булды. Пациентлар белән конфликтны авыр кичерәм. Көне буе башыңда бәхәсне, агрессив сөйләшүне әйләндерәсең. Кайбер пациентлар баштан ук агрессия күрсәтергә әзерләнеп килә сыман.
Табибка пациент белән аралашуда кайбер ресурслар җитми: вакыт, көч, чыдамлык, кызгану хисе, конфликтны бетерү сәләте. Чөнки бөтен ресурс башка нәрсәгә китә бара. Ә пациентка табиб белән дөрес аралашу осталыгы җитми. Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк! Башта кәефсез килгән пациент «рәхмәт, барысын да әйбәт аңлаттыгыз, сез – бик яхшы табиб» дигән сүзләр белән киткән чаклар да булды. Ләкин аның белән сөйләшүгә ике сәгатьтән артык вакыт сарыф ителде. Бу – пациентның эгоизмы. Табибларның башка эшләнмәгән әйберләре дә күп. Безнең дә гаилә, шәхси тормышыбыз бар. Ләкин монда табибның да гаебе булырга мөмкин: без пациент белән биш минут эчендә аңлашырлык итеп сөйләшә белергә тиеш.
Теориядә барысы да шәп, ә менә практикада... Мәсәлән, бер көнне приемга әтисе белән «текә малай» килде. «Хөрмәтле» әтисе сиңа бусагадан: «Опа, сатып алынган диплом белән тагын берәү утыра», – ди. Менә шуннан соң сөйләшүне ничек дәвам итәргә? Табибларны конфликтны чишәргә, ә пациентларны табиб белән сөйләшергә өйрәтергә кирәк.
«Татарстан 24» каналы күптән түгел «ашыгыч ярдәм табибларына һөҗүм итүчеләр саны арткан» дип хәбәр итте. Ашыгыч медицина ярдәме пункты мөдире Максим Кузнецов саннары буенча, былтыр Казанда табибларга һөҗүмнең 11 очрагы теркәлсә, быел инде 13 очрак булган. Телеканал шундый бер хәл турында да сөйли – бу очракта, зыян күргән фельдшер сүзләренчә, һөҗүм иткән кеше җәзасыз калган.
«Кулларымны тотты, этенде. Полиция экипажын чакыртабыз, дип кисәттек. Ир «чакырт» дип, үзенекендә торды», – дип сөйләде ул.
«+1» хәбәр итүенчә, Россиядә һәр бишенче медик пациент тарафыннан һөҗүмгә дучар булган. Бу хакта «Табиб белешмәсе» үткәргән сораштыру нәтиҗәләре дәлилли. Сораштыруда Россиянең барлык төбәкләреннән 3098 медик катнашкан.
Сораштыру мәгълүматлары буенча, Россия табибларының 88 проценты, үз вазифаларын башкарган вакытта сәламәтлеккә зыян китерелгән очракта, медикларга һөҗүм итү һәм реаль срокларны билгеләү өчен җинаять җәзасын катгыйландыруны гадел дип саный.
Сораштырылучыларның 45 проценты эш урынында хәвефле төймә урнаштыру яклы. 44 проценты пациентлар белән табиб сөйләшүләрен язу өчен видеокамера кирәклеген әйтә. Табибларның тагын 25 проценты, хастаханәләрдә сакны көчәйтергә кирәк, дип белдергән.
Һөҗүмнән соң полициягә медицина хезмәткәрләренең 33 проценты гына мөрәҗәгать итә. Аларның 47 проценты хокук саклау органнарына шикаятьләрне мәгънәсез дип уйлый, 20 проценты полициягә бөтенләй ышанмый. Сораштырылучыларның тагын 34 проценты «авыруларга үпкәләмиләр» дип саный.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, полициягә мөрәҗәгать итүчеләргә: 46% – җинаять эше кузгатудан; 47% – административ эш кузгатудан; 18% – гариза кабул итүдән баш тартканнар; 23% – һөҗүм итүчегә штраф язылган; 2,6% – һөҗүм итүчегә шартлы срок билгеләнгән; 2,1% – һөҗүм итүчегә реаль срок билгеләнгән; 2,1%ына – әхлакый зыян өчен компенсация каралган.