news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйгә чебен тулмасын өчен нишләргә?

news_top
Өйгә чебен тулмасын өчен нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Өйгә чебеннәр кереп тулмасын өчен берничә ысул «Киңәшләр» сайтында чыкты.

Мәсәлән, аш серкәсе эремәсе кулланып була. 1 литр суга 100 мл аш серкәсе салыгыз. Шушы эремәдә чүпрәкне чылатыгыз да тәрәзә рамнарын һәм ишекләрне сөртеп чыгыгыз. Чебеннәр аш серкәсе исен яратмый.

Әгәр үзегез аш серкәсе исе яратмасагыз, эфир майлары кулланыгыз. Бу очракта бөтнек, лаванда, эвкалипт, базилик исле май кирәк. Су салынган пульверизаторга эфир маен 8-10 тамчы салыгыз да болгатыгыз. Шушы эремәне өйгә сибеп чыгыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар