«Өйгә чебен, личинкалар тулган» – Фатирга суалчаннар кергәч, күршенең үлгәне ачыкланган
Уфаның Интернациональ урамындагы фатирларның берсендә яшәүче 33 яшьлек ир-ат кинәт кенә вафат булган. Ялгыз яшәү сәбәпле, аның үлеме соң гына ачыкланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
«Честно говоря» «Телеграм» каналы белешмәсе буенча, күршеләр берничә көннән өйдә сасы ис тоя башлый. Мәет исе чыга, вентиляция аша суалчаннар, личинкалар һәм чебеннәр керә.
Ялгыз ир-ат яши торган фатир ишеген полиция хезмәткәрләре белән ачалар. Биредә коточкыч картина була – чебеннәр күче очып йөри, идәндә личинкалар шуыша һәм мәет ята.
Мәрхүмнең туганнары подъездда яшәүчеләр бергәләшеп эзли. Берничә атна узгач кына фатирга дезинфекция ясыйлар, диелә хәбәрдә.