Өйдә әллә нинди хәлләр була башлады... Зиһенем какшадымы, ялгыша башладыммы соң, дип аптырадым башта. Аннары кызым белән оныгым да өйдә «бернәрсә» барлыгын сизде. Нишләргә микән? Мондый нәрсә белән берәрсенең очрашканы бар микән? Аны берәр ничек куып чыгарып була микән? Әллә алай итәргә ярамыймы? Мулла чакырып укытып карарга уйлыйм. Ярдәм итәрме, белмим...
Ирем вафат булганга 11 ел. Шуннан бирле гел берүзем яшәдем. 11 ел инде берүзем кунам өйдә. Бер генә тапкыр да мондый хәл булганы юк иде. Соңгы айларда һич йоклый алмыйм. Гел нәрсәдер борчып уята. Төнге сәгать икедә дә, иртәнге биштә торып утырам. Кемдер төрткәләп уята сыман. Күземне ачып, баш очымдагы кечкенә утны кушып җибәрсәм – беркем, бернәрсә юк. Кире йоклап киттем генә дигәндә кабат нәрсәдер борчый башлый. Бастырылып, куркудан ыңгырашып, шабыр тиргә батып уянам. Төннәр буе шулай йоклый алмый җәфаланып чыгам.
Баш өстендә кемдер басып карап тора, караватка менеп утыра, өй буйлап йөри, әйберләрне тотып карый сыман. Йоклап киткәнче тыңлап ятам. Аш бүлмәсендә ниндидер тавышлар ишетелә, әйберләргә кагылалар кебек. Бүлмәләрдә идән шыгырдый. Берәрсе йөргән сыман.
Соңгы арада ишек төбендәге «кыңгырау»га басып уята башлады. Бу вакытта кем килгән, дип аптырап торып чыгам өйалдына төн уртасында. «Кем бар?» – дип берничә мәртәбә эндәшәм. Тыңлап басып торам. Җавап бирүче юк. Бер-ике сәгать йоклаганнан соң тагын шулай кыңгырауга басып уятырга мөмкин. Тагын чыгып эндәшәм. Ишекнең теге ягыннан җавап юк. Шулай төннәр буе йөреп чыгам. Арлы-бирле йөри торгач намазымны йоклап калам. Йоклый алмыйм кешечә чөнки. Җен-фәлән микән әллә, дип аптырыйм инде. Әллә, намазга тормасын дип, шулай аңгырайта мине...
Кайвакыт әйберләр урыныннан юкка чыга. Аннары шул ук урында кабат пәйда була. Минем зиһен сәламәт болай, әле акыл кыскарганын сизгәнем булмады. Яшем бар инде барлыкка, әмма әле ялгышып, саташып йөрерлек түгел. Телевизор карыйм. Концертлар тыңлыйм. Газета-журналлар яздырам. Китаплар кайтартып укыйм. Ихатада тавык-үрдәк алып үстерәм ел саен. Җәен җиләккә йөрим. Кышын кар көрим, утын ярып мунча ягам. Эшкә егәр бар, баш эшли кебек әле. Соңгы арада менә шушы хәлләр генә борчый башлады.
Кызыма сөйлим – ышанмый. Теләсә нәрсә уйлап табып, үзең шуңа ышанып йөрисеңне соң син, әни, ди. Белгәннәреңне укы да ятып йокла. Кем йөрсен синең өйдә, ди. Әмма аннары бу «нәрсә» кызыма да үзен сиздерде.
Беркөн онык белән килеп кич утырдылар. Чәйләр эчтек, сөйләштек. Базга кабаклар ташып йөрдек. Инде караңгы төшкәч кенә кайтуга таба җыена башладылар. Киенеп-җыенып, ишеккә таба чыгып ятканда, кызым машина ачкычларын эзләргә тотынды. Менә шушында букчама салып куйган идем бит килгәч, букча көзге каршына куйган җирдә торды, ә ачкыч юк, ди. Аптырап беттек. Бөтен өйнең астын өстенә әйләндердек. Карамаган җир калмады. Кызым букчасының эчен ун тапкыр әйләндереп чыгарып салды һәм ун тапкыр кире тутырды. Ачкыч салып куйган җирдән юкка гына чыкты да куйды. Беркая юк.
Бөтен өйне актардык. Ихатаны биш әйләнеп кердек. Инде тәмам аптыраганнан базны ачып карарга булдык. Ачкыч базда ялтырап ята. Ничек итеп анда төшә алган, ди, ул? Кызым, өйгә керү белән, букчага салып, көзге каршына куйдым, ди. Шуннан ни рәвешле базга барып төшә алган ул? Шаккатырлык хәлләр. Кызым моңа артык ышанып бетмәде, әмма тиздән бу «өй иясе» кабат хәлләр майтарып күрсәтте.
Өйдә обойларны алыштырырга исәбем бар иде. Быел, ниһаять, бу эшкә кул җитте. Кызым белән обой төргәкләре, келәйләр алып кайттык. Икәү ябыштырырга тотындык. Баскычка басып өскә менеп ябыштырган чакта кыңгырауга басып тәмам җәфалап бетерде теге нәрсә. Баскычтан төшеп өйалдына чыгып карыйм – берәү дә юк. Өйгә кереп эшкә тотынам гына, кабат кыңгырауга баса. Кызым да аптырап бетте. Кыңгыравың ватылгандыр синең, үзеннән-үзе тавыш чыгарып утырадыр ул, ди. Белмәссең инде. Гел өйдә нәрсәдер йөри кебек. Берүзем чакта бигрәк тә шүрләтә. Күңел тыныч түгел. Белгәннәремне укыйм инде. Үз-үземне өшкерәм дә. Суга укып та эчтем. Файдасы юк кебек.
Беркөн оныкны миңа калдырып киттеләр. Бер-ике сәгатькә алып калырга туры килде. Олы бүлмәдә караватка салып куйдым, уенчыклар тоттырдым да үзем тиз-тиз генә тәбикмәккә әче камыр болгатып куймакчы булып йөрим. Шунда бер мәлне онык кычкырып көлеп җибәрде. Әйтерсең кемдер аның янына килгән дә бала белән уйный. Мин йөгереп чыктым. Бала чын-чынлап кемнедер күргән төсле түшәмгә карап көлеп ята. Улым, нәрсә бар анда, дип эндәшәм. Миңа игътибар да итми. Бу мәлне күңелгә бөтенләй шом керде. Җен-пәри фәлән ияләшкән булса нишләрбез? Җен белән бер йортта яшәп ятабыз буламени?
Мулла чакырып укытып алырга уйлыйм. Шуңа гына өметләнәм. Бу да ярдәм итмәсә, ни хәл итәсе булыр... Берәрсенең мондый хәл белән очрашканы юкмы икән? Бәлки, берәр киңәш-фәлән бирүче булыр.