news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өйгә алып кайту 13 млн сум»: Татарстанның атказанган укытучысы Мисырда комага киткән

news_top
«Өйгә алып кайту 13 млн сум»: Татарстанның атказанган укытучысы Мисырда комага киткән

Татарстанның атказанган укытучысы Шарм-эль-Шейхка ял итәргә килеп җитүгә үк комага киткән. Курорт шәһәре аэропортында аңа инсульт була. Хатын-кызны өенә алып кайту өчен гаиләгә кимендә 13 миллион түләргә туры киләчәк.

«Кайткан көнне үк эшкә чыгарга әзер иде»

Татарстанда яшәүче Ольга Гардихановага 51 яшь, ул 30 ел гомерен балаларга багышлаган – Алексеевск районында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

«Әни бик актив, бөтен бәйгеләрдә катнашты, балалар белән бергә мәктәптә генә түгел, республика буенча да беренче урыннар алдылар. Ул үз эшен, балаларны бик ярата. Без барыбыз бергә 15 гыйнвар төнендә кайтырга тиеш идек, һәм ул 15е көнне үк эшкә чыгарга әзер иде. Мин аңа, юлдан соң ял итәргә кирәк, дидем. Тик ул: «Син ничектер, әмма мин 15е көнне эшкә барам», – диде», – дип сөйләде укытучының улы Руслан Гардиханов.

Руслан да әнисе юлыннан киткән – шулай ук укытучы булып эшли.

«Мин физкультура укытам, гомер буе спорт белән шөгыльләнәм, шуңа күрә бу юнәлешне сайладым да. Хәзер укытучы һөнәре бик кирәк һәм мөһим, әмма мәктәпләрдә укытучылар җитми, аз түлиләр. Ялга барыр өчен акчаны озак җыйдык, озак планлаштырдык. Әни, минем кәләшем һәм 15 яшьлек сеңлем белән бергә бардык», – диде ул.

Фото: © Гардихановлар гаиләсенең шәхси архивыннан

4 гыйнварда Гардихановлар утырган самолет Шарм-эль-Шейхка төшә. Барысы да яхшы була, әмма аэропортта бер мизгелдә Ольга үзен начар хис итә башлый.

«Әнидә диабет, кан басымы югары, аңа стент куйдылар, тик ул юлга чыгар алдыннан да, самолетта да бернидән зарланмады – барысы да яхшы иде. Аның хәле кисәк начарланды – башы бик нык авырта башлады. Без аның йөрәге белән бер-бер нәрсә булгандыр дип уйладык, валидол бирдек. Ул аны авыз эчендә берничә секунд тотты, ә соңыннан тулысынча зәңгәрләнеп чыкты һәм аңын җуйды. Мин әнине аңына китерергә тырыштым, ясалма сулыш алдырдым. Соңыннан «ашыгыч ярдәм» килде, һәм аны хастаханәгә алып киттеләр», – дип исенә төшерде Руслан.

«Табиблар бернинди дә фараз бирми, әни комада»

Хастаханәдә Ольганың йөрәге туктаганын әйтәләр, әмма аны эшләтеп җибәрәләр. Баш мие томограммасы кан сауганын күрсәтә, аңа «геморрагик инсульт» диагнозы куялар.

«Шул көнне бирле ул әле дә комада. 12 гыйнварда, баш эчендәге басымны киметү өчен, гематоманы кечерәйтү буенча операция ясадылар. Операция 9 сәгать дәвам итте, табиблар, барысы да яхшы узды, диде, тик барыбер бернинди фараз ди бирмиләр. Әни шулай ук комада ята. Табиб белән язышып алдык, бернинди үзгәреш юк, диде», – ди Руслан.

Sharm International Hospital, Шарм-эль-Шейх

Юллама вакыты чыккан Ольганың туганнарына 14 гыйнварда өйгә кайтып китәргә туры килә.

«Анда калуның мәгънәсе юк иде, хастаханәгә озакка кертмиләр һәм әнине кайтару мәсьәләләрен Россиядә хәл итәргә кирәк. Безгә 13,5 миллионлык счет бирделәр. Мин ярдәм итәрлек кешеләр эзли башладым. Кайдадыр, үз гражданнарын туган илгә дәүләт кайтарырга тиеш, дип язылган, кайдадыр, тиеш түгел, диелгән», – дип авыр сулый Руслан.

Гаилә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына, консуллыкка һәм Тышкы эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

«Кичә безгә Катастрофалар медицинасы үзәгеннән шалтыраттылар, бөтен мәгълүматларны алдылар, әмма әлегә бернинди җавап килмәде, көтәбез», – дип сөйләде егет.

«Татар-инфомр»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызны эвакуацияләү мәсьәләсен хәл итү өчен, РКБның Катастрофалар медицинасы үзәге тиешле документларны федераль үзәккә тапшырган.

Фото: © Гардихановлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Әнине өйгә алып кайта алырбыз дип ышанам»

Хәзер Ольганың дәвалануын иминият компаниясе түли, әмма шушы көннәрдә иминиятнең дә вакыты чыга. Хастаханәдә 1 көн ятуның бәясе 2,5 мең доллар булачак. Авыл укытучысының хезмәт хакы гына мондый счетларны түләргә мөмкинлек бирми.

«Әлегә ярдәмгә район администрациясе кушылды, без акча җыя башладык. Кешеләр акча җибәрә – кемдер 10 сум, кемдер 500, кемдер 5 мең сум. Транспортировканы түләү өчен 20 миллион җыя алган очраклар турында да укыган булды. Әнине өйгә алып кайта алырбыз дип ышанам. Бәлки, безгә берәр хәйрия фонды булышыр», – диде Руслан.

Укытучының улы сүзләренчә, Ольга берничә буын бала тәрбияләгән.

«Ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы».

«Ул – таләпчән, кырыс укытучы, үз эшенә җитди карый. Ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, җәмгыять үсешенә керткән шушындый өлеше өчен аңа беркем дә рәхмәт белдермәс микәнни? Безне ярдәмсез калдырмаслар дип ышанам.

Хәзер без 1,5 млн сум акча җыйдык. Җыюны дәвам итәбез. Әнине өйгә алып кайтырбыз һәм дәвалануны дәвам итә алырбыз дип өметләнәм», – дип сөйләде Руслан.

Фотоларны Руслан Гардиханов тәкъдим итте.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Мәгариф министры Хадиуллин бик акыллы кеше. Ул моннан катлаулырак эшләрне дә ерып чыгарлык дип уйлыйм. Ярдәменнән ташламас әле.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар