Мөселман кешесенең калебе һәрвакыт Аллаһка бәйле булырга тиеш. Шуңа күрә дә, өебездән чыгып киткәндә, бар эшебезне Аллаһка тапшырып, аны зикер итеп чыгып китәргә тырышырга кирәк. Әлеге зикерне әйтеп чыксак, хәерле булыр:
Бисмилләһ, тәүәккәлтү галәАллаһ, үә лә хәүлә үә лә куүәтә иллә билләһ – «Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһка тәвәккәл иттем һәм Аллаһтан башка көч тә, куәт тә юк» (Әбу Дауд риваяте).
Ә менә өйгә кайтып кергәч, ишектән кергәндә, менә бу зикерне әйтергә онытма:
Бисмилләһи үәләҗнә үә бисмилләһи хараҗнә үә галәАллаһи раббинә тәүәккәлнә – «Аллаһ исеме белән кердек вә Аллаһ исеме белән чыктык һәм Раббыбыз Аллаһка тәвәккәлләдек» (Әбу Дауд риваяте).
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан.