Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйдән чыгып киткән дә үтерүчесен очраткан» – 8 ай элек югалган хатын мәете табылган

news_top_970_100
«Өйдән чыгып киткән дә үтерүчесен очраткан» – 8 ай элек югалган хатын мәете табылган
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсендә 8 ай элек югалган 43 яшьлек хатын мәете табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Искетимдә яшәүче Ольга В. былтыр сентябрьдә Черепановский районындагы Медведск авылына килә һәм югала. 

«Югалган кичтә Ольга ире һәм туганнары белән хәмер эчеп утырган, дигән версия бар. Аннары ул югалган», – ди бу очрак турында белүче кеше.

Ольга кая киткәнен якыннары белми. Аны 18 сентябрьдә төнлә эзли башлыйлар, полициягә гариза язалар. 3 октябрьдә эзләүгә волонтерлар кушыла.

«Буе 160 см, чандыр гәүдәле, чәчләре аксыл, күзләре коңгырт төсле», – дип хәбәр итә «ЛизаАлерт Новосибирск» отряды.

Ольганы ярты елдан артык эзлиләр. 16 июньдә аны урманда табалар, мәет җиргә күмеп куелган. «Аны оперативник тапкан, ничек икәне – тикшерү сере», – ди «КП» чыганагы.

Мәрхүмәнең муенында яра була. Тикшерү комитеты җинаять эше ача. Ольганы үтерүдән шикләнелүче – биредә яшәүче 31 яшьлек ир-ат. Алар ничек танышканын тикшерүчеләр ачыклый. 

«Ул кичтә алар беренче тапкыр очраша, эчәләр һәм талашалар. Ул хатынның муенына ни беләндер суга, хатын үлә. Аннары җинаятьче танышы белән бергәләп, мәетне урманга илтеп, күмеп куя», – дигәннәр ведомствода.

Җинаятьче тоткарланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100