Рамил Шәрапов бүген Яңа Кенәр авылында концерт куярга тиеш булган. Ул, буран булу сәбәпле, концертын күчерү турында хәбәр итте.
«Хәерле көн, дуслар! Урамда – «полный апокалипсис»... Шуңа күрә сезгә бер мәгълүмат бар. Кемнәр безнең концертка бүген җыенган иде – бүген инде безнең Яңа Кенәрдә концертыбыз булырга тиеш иде. Буран булу сәбәпле, минем сезне дә, үземнең төркемне дә куркыныч астына куясы килми. Концерт февральгә күчерелә. Дөрес аңларсыз, дип уйлыйм. Монда өйдән чыгып булмый. Шуңа күрә сау-сәламәт булыйк, әле күрешербез. Яңа Кенәрдә бүген концерт булмый, күчерелә! Әйдәгез, үзебезне саклыйк, өйдә генә булыйк, яме? Рәхмәт аңлавыгыз өчен», – дип сөйли ул.