news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдәге җылыту батареяларын ничек чистартырга?

news_top
Өйдәге җылыту батареяларын ничек чистартырга?
"Татар-информ" архивы

Өйдәге җылыту батареяларын аена бер тапкыр булса да чистартырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кулны кертеп булмый торган урыннардагы пәрәвезләрне гади фен белән алып була.

Бүлмә җыештырылган булса, батарея астына дымлы чүпрәк куегыз, бу тирәгә клеенка җәеп торыгыз.

Феныгыз булмаса, тузан суырткыч яки себерке белән дә чистартып була. Коры чүпрәкне озын линейкага чорнап, батареяны чистартырга мөмкин.

Радиаторны юар өчен суга сабын кушыгыз. Аш содасы салынган сыеклык та ярый. 3 литр суда 2 аш кашыгы сода салып болгатыгыз һәм шушы су белән радиаторны сөртеп чыгыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар