news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдәге песи баланың битен, кулларын, башын, аякларын, арткы ягын тешләп, тырнап бетергән

news_top
Өйдәге песи баланың битен, кулларын, башын, аякларын, арткы ягын тешләп, тырнап бетергән
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Калмыкиянең Элиста шәһәрендә яшәүче кыз балага өйдә мәче һөҗүм иткән. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән «Вести» каналы яза.

Салынкы колаклы Шотландия мәчесе 9 яшьлек кызны имгәтә. Җитди тешләгән урыннары булган баланы хастаханәгә салалар.

Кыз үзе сөйләгәнчә, өйдә яши торган песи аңа кисәк кенә һөҗүм итә. Песи кызның битен, кулларын, башын, аякларын, арткы ягын тешләп, тырнап бетерә.

Ләкин баланың анасы бернинди тикшерү оештырмаган. Ул песинең үзләрендә 3 ел яшәвен, кызы песине яратуын белдерә. Шуңа күрә ул песидән котылырга җыенмавын әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар