news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдәге электричествоның чирек өлешен ашыйлар – бу ике приборны розеткада калдырмагыз!

news_top

«Көтеп тору» режимында да өйдәге электр энергиясенең дүрттән бер өлешен урлый торган бу ике җайланманы һәрвакыт розеткадан алып куярга кирәк. Киров басмасы шул хакта яза.

Күпләр, сүндерелгән приборлар энергия кулланмый, дип уйлый, әмма «көтеп тору» режимында торганда да алар электр энергиясе сарыф итә. Иң күп энергия тота торганнар – телевизор һәм компьютер. Телевизор айга 30 кВт⋅сәг кә кадәр куллана, ә куәтле уен компьютерында – 80 кВт⋅сәг кә кадәр була. Розеткадан алу – иң нәтиҗәле экономия ысулы.

Энергияне күп кулланучы башка приборлар:

  • Суыткыч: өзлексез эшләп, шактый күп ток сарыф итә. Энергия саклаучы модель сайлап, оптималь температураны тотып, чыгымны киметеп була.
  • Кер юу машинасы: кайнар су кулланганда һәм «интенсив» режимнарда аеруча күп энергия сарыф итә. Тулысынча тутырып юыгыз һәм экономияле режимнарны сайлагыз.
  • Электр чәйнеге: еш кулланганда күп электричество куллана. Азрак егәрлекле модель сайлагыз.
  • Фен: атнага 1 сәгать куллану да 2,5-5,5 кВт⋅сәг энергия сорый. Куллану вакытын чикләгез һәм оптималь егәрлек сайлагыз.
  • Микродулкынлы мич: электр чәйнегенә караганда якынча 2 тапкыр азрак энергия сорый.

Экономия киңәшләре:

  • Барлык приборларны кулланмаган чакта розеткадан алып кую;
  • Энергия саклаучы җайланмалар куллану;
  • Приборларны рациональ файдалану;
  • Техниканың дөрес эшләвенә контроль;
  • Кыздырма кыллы лампаларны светодиодка алыштыру;
  • Өй эчендәге температураны оптималь дәрәҗәдә тоту.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар