Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә җылыту батареялары артык кызу булса, акчаны ничек кайтарырга?

news_top_970_100
Өйдә җылыту батареялары артык кызу булса, акчаны ничек кайтарырга?
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Урамда бик салкын булганга, Чаллыда җылылык бирүне бөтен көченә җибәргәннәр. Шуңа күрә кайсыбер фатирларда бик эсселәнгән. Биредә яшәүчеләр тәрәзәләрне ачарга мәҗбүр, ә бу– сәламәтлеккә зыянлы. Артык җылылык биргән өчен «перерасчет» ясатып була икән. «Челнинские известия» шул хакта яза.

Чаллы дәүләт торак инспекциясе бу турыда аңлатма биргән. Артык җылытуга дәгъвалар сирәк була, күпчелек очракта кешеләр фатирда салкын булуга зарлана, диелә хәбәрдә.

Торак биналарда һава температурасы +18 дән +20 градуска кадәр (почмактагы фатирларда +22 градус) булырга тиеш. Салкын бишкөнлекләрдә (-31 градус) температура +20 градустан ким булмаска тиеш (почмактагы фатирларда +22дән +26 градуска кадәр).

Алда искәртелгән күрсәткечтән югары булган температура артык ягу («перетоп») дип атала. Температура артык булган чакта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул фатирны тикшереп, акт төзегәч, температура режимы бозылуны төзәтергә тиеш.

«Тикшерү нигезендә сез перерасчет таләп итә аласыз», – дигән Дәүләт торак инспекциясе консультанты Лилия Фионова.

Ведомствода искәрткәнчә, йортларда ягып җылыту системасы белән идарә итү өчен автоматлаштырылган җайланма урнаштырыла. Ул җылылык йөрткечнең йортка кергәндәге температурасын урамдагы һавага бәйле рәвештә көйли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100