news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә җылылыкны сүндереп торсалар, акча түләттереп буламы?

news_top
Өйдә җылылыкны сүндереп торсалар, акча түләттереп буламы?
Фото: «Татар-информ»

Салкын чорда ягып җылытуны сүндерү планлы эшләр яки аварияләр аркасында булырга мөмкин. Әгәр батареялар тиешле вакыттан озаграк салкын торса, яшәүчеләр «неустойка» – түләү алырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» юрист Александр Хаминскийга сылтама белән яза.

«Җылыту системасы белән бәйле кайбер мәҗбүри эшләр салкын вакытта да үткәрелә. Бу очракта бүлмәдә нинди температура саклануы мөһим. Температура +12дән +22 градуска кадәр булса, җылытуны 16 сәгатькә кадәр сүндерергә ярый; +6дан +12 градуска кадәр булса – 8 сәгатькә кадәр; ә аннан түбән булса, бөтенләй сүндерергә ярамый. Моннан тыш, бер ай эчендә гомуми сүндерү вакыты 24 сәгатьтән артмаска тиеш», – дип аңлаткан ул.

Нормативлар бозылган очракта, коммуналь хезмәтләрдән һәр артык сәгать өчен айлык түләү бәясенең 0,15 проценты күләмендә «неустойка» түләтергә мөмкин, дип өстәгән юрист.

Моннан тыш, сүндерү аркасында башка төрле зыян килгән булса (мәсәлән, кеше салкын тиеп авырса), коммуналь хезмәтләрдән өстәмә компенсация дә таләп итәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар