Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә яши торган кәлтә, читлектән чыгып, хуҗасын үтергән

news_top_970_100
Өйдә яши торган кәлтә, читлектән чыгып, хуҗасын үтергән
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

АКШта өйдә яши торган агулы кәлтә читлегеннән чыккан һәм хуҗасын чагып үтергән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

34 яшьлек Кристофер өйдә 2 агулы кәлтә асрый. Бер көнне аның дус кызы күрше бүлмәдә сәер тавыш ишетеп ала. Ул бүлмәгә керә һәм Уинстон исемле кәлтәнең читлектән чыгуын күрә. Кәлтә Кристоферның кулын тешләгән. Ир-ат идәнгә егылган, ул бик каты коса, аннары сулыш ала алмый башлый.

Хатын-кыз тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыра. Кристоферны хастаханәгә алып китәләр. Табиблар 4 көн дәвамында аның гомере өчен көрәшә, ләкин пациентны коткара алмыйлар.

Кристоферның өенә хайваннарны контрольдә тоту хезмәте вәкилләре бара. Алар агулы кәлтәләрне кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәгенә алып китә. Өйдә 26 төрле үрмәкүч табалар.

Полициядә хәбәр иткәнчә, биредәге законнар буенча агулы кәлтәләрне өйдә асрау тыела, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100