Воронеж өлкәсенең Острогожск шәһәрендә йорт әрләне тешләгәннән соң котыру чире йоктыру очрагы теркәлгән. Зыян күргән кыз хәзерге вакытта дәвалану курсы уза. Бу хакта «Вести» хәбәр итә.
Әрләнне шәһәрдәге зоологик кибеттә сатып алганнар. Йорт хайваны гаиләдә 3 айга якын яшәгән. Көннәрнең берендә ул читлегеннән чыгып качкан һәм көне буе иректә йөргән. Кире кайтканнан соң күпмедер вакыт узгач, әрлән баланы тешләгән.
Шуннан соң озак та үтмәгән, йорт хайваны үлгән. Экспертиза хайванда котыру чире булуын раслаган. Бу хакта «Воронеж» дәүләт телерадиокомпаниясенә Хайваннар авыруларына каршы көрәшү буенча район станциясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ирина Моисеенко сөйләгән.
Острогожск шәһәрендә 10 декабрьгә кадәр карантин кертелгән. Энгельс урамындагы 11 нче йорт эпизоотик учак дип танылган. Ветеринария хезмәтләре, йорт хайваннарына котыру чиренә каршы вакцинация ясау өчен, йортлар буйлап йөри башлаган.