Җәйге эсседә иң күп ашала торган ризыкларның берсе – туңдырмадыр, мөгаен. Ә аны өйдә ясасаң, һәркем шат булачак. Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 500 мл 33 процентлы сөт өсте (сливки), 1 банка куертылган сөт (сгущенка). Блендер белән тугларга, бу масса куе булырга тиеш.
Кибеттән вафельный коржлар сатып алырга була. Бер корж өстенә биегрәк итеп бу массаны ягарга һәм өстенә тагын бер коржны куярга. Туңдырманы 3 сәгатькә суыткычка куярга. Аннары үзегез теләгән зурлыкта кисеп чыгарга.
«100 процент тәмле булачак», – дип вәгъдә итә блогер.