news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйдә ясалган шоколад

news_top
Өйдә ясалган шоколад
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Өйдә шоколад ясауның шундый җиңел рецептын тәкъдим итәбез, өстәвенә тәмле дә булачак, дип яза «Саба таңнары».

Шоколад өчен: 1 чәй кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы какао, 50 грамм атланмай, 2 аш кашыгы сөт.

Эш тәртибе: майны эретергә, шикәр комы, какао һәм сөтне бергә болгатырга, аннары майга салырга, кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта 1-2 минут тотарга.

Формаларга салырга, чикләвек яки җимешләр дә өстәргә мөмкин. Аннары суыткычка яки туңдыргычка куярга.

Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар