
Эшләми торган розеткаларны һәм таушалган чыбыкларны вакытында алмаштыру – өйдә янгын чыгуны кисәтергә, ә димәк, гомерне һәм милекне дә саклап калырга ярдәм итә. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Телеграм-каналында язылган.
Бары тик төзек электр җиһазлары гына кулланырга, иске электр чыбыкларын алмаштырырга һәм бу эшне бары тик профессионалларга гына ышанып тапшырырга кирәк.
Шулай ук электр челтәренә артык йөкләнеш тә куркыныч тудыра.
Электр җиһазлары торышын даими тикшереп торырга кирәк.
Янгын сүндергеч (огнетушитель) алып кую да зыян итмәс, ут кабынып киткән очракта, аны тиз арада сүндерергә ярдәм итәчәк, дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.