Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә утырган хатын-кызларга акча түләү тәкъдимен Дәүләт Думасына керткәннәр

news_top_970_100

Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнүче гражданнарга яшәү минимумы күләмендә айлык түләүне билгели торган закон проектын эшләгән һәм Дәүләт Думасына кертәчәк, дип, «РИА Новости» яза.

Әмма закон проекты тарафыннан күптән түгел Россия гражданлыгын алган гражданнар өчен чикләү билгеләнә – алар айлык түләүгә Россиядә 5 ел яшәгәннән соң гына дәгъва итә алачак. Шулай ук «һөнәри керемгә салым»нан махсус салым режимын кулланучы гражданнар (самозанятые) да төшереп калдырыла.

«Закон проекты нигезендә айлык түләү барысына да билгеләнми, ә гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан 2 тапкырдан артмаган очракта гына билгеләнә. Йорт хуҗалыгы алып баруга бәйле рәвештә айлык түләү алу хокукын билгеләгәндә, гаиләнең бергә яшәүче барлык әгъзаларының: ир белән хатынның (ирнең), балигъ булмаган балаларның, балачактан I төркем инвалидларның, эшкә сәләтсез ата-аналарның керемнәре исәпкә алыначак», – дип билгеләп үтелә документта.

Йорт хуҗабикәләренә айлык түләү 6 айга билгеләнә, шуннан соң алар әлеге түләүне билгеләү турында яңа гариза бирергә хокуклы.

«Федераль закон проекты Россиядә демографик вазгыятьне яхшырту, гаилә керемнәре дәрәҗәсен һәм аның хәзерге Россия җәмгыятендәге ролен арттыру максатларында эшләнгән», – дип билгеләп үтелә документта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100