Юрист Мария Спиридонова хәбәр иткәнчә, су торбасы шартлау сәбәпле су баскан очракта, кем гаепле – зыянны шул түли. Бу турыда РИА «Новости» яза.
«Фатирда су торбасы өзелеп, күршеләрне су баскан булса, зыянны су басу кемнең гаебе белән булган – шул түләргә тиеш. Күпфатирлы йортта милекне карап тоту кагыйдәләре буенча (РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 13 августындагы 491 нче карары), йорттагы канализация системасы гомуми милек составына керә. Бу системага канализация торбалары, фасонлы өлешләр (шул исәптән патрубоклар, ревизияләр, крестовиналар һ.б.), стояклар, заглушкалар, җилләтү торбалары, су агып китә торган урыннар һәм шулай ук шушы система эчендә урнашкан башка җиһазлар керә», – дип аңлатты Спиридонова.
Аның сүзләренчә, әгәр торба беренче вентильгә кадәр өзелсә – бу идарәче компаниянең җаваплылыгы, ә инде вентильдән соң булса – җаваплылык фатир хуҗасына йөкләнә, диелә хәбәрдә.