Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә тәмәке тарткан өчен ничә сум штраф салалар?

news_top_970_100
Өйдә тәмәке тарткан өчен ничә сум штраф салалар?
Михаил Захаров/архив

«Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке кулланудан саклау турында» федераль законда билгеләнгәнчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела. Әлеге чикләү күп фатирлы йортлардагы җәмәгать урыннарына – чардаклар, лифтлар, баскычлар, коммуналь фатирдагы гомуми урыннарга да кагыла. РИА Новости шул турыда яза.

Тәмәке тарту факты дәлилләр белән расланган очракта, 500 дән 1500 сумга кадәр штраф салулары ихтимал. Бу турыда адвокат Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

«Фатир балконы, фатир үзе, тулай торактагы торак бүлмә, кунакханә номеры җәмәгать урыны исемлегенә керми. Ләкин янгынга каршы режим кагыйдәләре буенча, бу урыннарга ачык ут куллануга гомуми тыю кагыла», – ди юрист.

Теоретик яктан караганда, үз фатирыңда һәм үз балконыңда тәмәке тарту мөмкин, ләкин тәмәке төтене вентиляция яки ачык тәрәзә аша чит кеше фатирына керсә, тәмәке тартучыдан мораль зыян өчен компенсация түләттерүләре ихтимал. Моның өчен кагыйдә бозуны дәлилләгән видео яки шаһитлар күрсәтмәсе кирәк. Штраф суммасы һәр очракка карата судта аерым билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100