Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә суның чисталыгын ничек тикшереп карарга була?

news_top_970_100
Өйдә суның чисталыгын ничек тикшереп карарга була?
https://www.pexels.com/

Өйдә краннан килә торган су сыйфаты һәрвакытта да нормага туры килмәскә мөмкин. Су сыйфатын берничә ысул белән тикшерергә була, дип «Прайм» агентлыгына эксперт-биохимик Мария Кулешова сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Иң беренче чиратта, суның төсенә игътибар итәргә киңәш ителә. Әгәр су саргылт төстә икән, мондый суны куллану сәлмәтлеккә зыян китерергә мөмкин, дип кисәтте ул.

«Суның саргылт төсе суда тимернең кирәгеннән артык булуы турында сөйли», - дип өстәде эксперт.

Суның тагын бер начар билгесен чәйнектә даими булган юшкыннан белеп була. Бу суның катылыгы турында искәртә. Бу суда кальций һәм магний кебек тозларның күп булуын аңлата, дип тәмамлады Кулешова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100