Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«27 көнлек сабый зәңгәрләнеп килде». Өйдә сөннәтләгәннән соң бала реанимациядә ята

news_top_970_100
«27 көнлек сабый зәңгәрләнеп килде». Өйдә сөннәтләгәннән соң бала реанимациядә ята
https://pixabay.com/

Мәскәү шәһәре буенча Тикшерү идарәсе өйдә сөннәтләгәннән соң баланың реанимациягә эләгү очрагын тикшерә. Бу турыда ведомствога сылтама белән РЕН ТВ яза.

Әти белән әни кеше баланы өйдә сөннәтләү өчен табиб таба. Ул Россиягә укырга килгән чит ил кешесе булып чыга. Табиб барысын да яхшы итеп эшләргә ышандыра. 

Әни кеше сүзләренчә, балага лидокаин уколы кадыйлар, шуннан соң аның хәле китә. Балада аллергия башлана. Шуннан соң сабыйны реанимациягә салалар. Хастаханә табиблары аны хәлен стабильләштерә. Хәзер малайның сәламәтлеге стабиль катлаулы дип бәяләнә. Аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Җинаять эше ачылган. өйдә сөннәтләү операциясе ясаган табибны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, хәзер баланы үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар. 

«Әти кеше 27 көн элек туган баласын сөннәтләү өчен өйгә табиб чакыра. Сөннәтләгәч, баланың сулыш алуы туктала, ул зәңгәрләнә башлый. Сабыйны якындагы хастаханәгә илтәләр», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100