Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә сөннәтләгәч, нәни бала сулый алмый башлаган

news_top_970_100
Өйдә сөннәтләгәч, нәни бала сулый алмый башлаган
"Татар-информ" архивы

Магнитогорск шәһәрендә өйдә сөннәтләгәч, нәни баланы реанимациягә салырга туры килгән. Баланың сулыш алуы тукталып калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Магнитогорск шәһәренең Ана булуны яклау үзәгенең күп профильле стационарына яңа туган малайны алып киләләр. Аны өйдә сөннәтләгәннәр. Хәзер ул реанимациядә ята, аның гомерен саклап калу өчен табиблар тырыша. Балалар хирургы Павел Солдатов сүзләренчә, әлегә баланың сәламәтлегенә зыян килү сәбәбе ачыкланмаган.

Медицина оешмасының матбугат хезмәте белешмәсе буенча, алар хокук саклаучыларга тиешле документларны биргән. Хәзер бу эшне балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек һәм прокуратура хезмәткәрләре тикшерә.

Балага өйдә сөннәтләү ясаган кешенең тиешле квалификациясе булмавы билгеле. Табиблар ассызыклаганча, теләсә нинди хирургик манипуляция тәҗрибәле табиблар тарафыннан хастаханәдә үткәрелергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100