Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә шартлау булгач, нәни бала чыгарга өлгергән, әнисе җимерекләр астында калган

news_top_970_100
Өйдә шартлау булгач, нәни бала чыгарга өлгергән, әнисе җимерекләр астында калган
https://www.54.mchs.gov.ru/

9 февральдә 7.43 сәгатьтә Новосибирск шәһәрендә биш катлы йортта газ шартлады. Аннары янгын башланды, бер подъезд тулысынча ишелде. 7 яшьлек малай һәм аның анасы да биредә була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Без әни белән идек, башка кеше булмады. Абый дәресләргә китте, мин – юк», – дип сөйли исән калган бала.

«Баланы мәктәптә җыйган чак булган. Алар әнисе белән чыгып барган инде, берничә минут җитмәгән, шартлауга кадәр чыгып китәргә өлгермәгәннәр. Менә шартлаган инде», – дип өсти туганнары.

Малай ничек котылганын үзе дә хәтерләми, шок булуы ихтимал. Аның аягы имгәнгән.

«Минем өстемә ташлар коелды, тик мин чыгып өлгердем», – дигән бала.

Ә әнисе хәрабәләр астында калган. Аны чыгарганнар инде, ул авыр хәлдә хастаханәдә. Мәктәп формасы кигән һәм урамда ялгызы йөргән балага башта узып баручылар ярдәм итә. Хәзер ул туганнары белән, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы әлеге мизгел видеосын күрсәтте.

  • Новосибирскида өлешчә җимерелгән йорттагы 11 кешенең язмышы әлегә билгесез, дип «Татар-информ» хәбәр итте.

Соңрак билгеле булган белешмәдән күренгәнчә, әлеге фаҗигадә 8 кеше үлде, 17 кеше имгәнде. Бу турыда РИА Новости агентлыгы өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100